Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 ноябрь 2019, 09:00

«Ярату һәм кайгырту — иң яхшы дәва»

Реанимация... Күңелдә бер үк вакытта шомлану да, өмет тә уятучы сүз бу. Каты авыруларны «соңгы» чиккә җиткәндә нәкъ шунда каршы алалар... һәм аларның гомерен саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.

Реанимация... Күңелдә бер үк вакытта шомлану да, өмет тә уятучы сүз бу. Каты авыруларны «соңгы» чиккә җиткәндә нәкъ шунда каршы алалар... һәм аларның гомерен саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.

Борынгы римлылар: «Авыртуны басу — илаһи эш», дигәннәр. Антиклык дәүләте чорында медицинага игътибар зур булган, анестезиолог-реаниматолог дип аталучы белгечләргә аеруча хөрмәт күрсәтелгән. Чөнки алар иң игелекле эшне башкарган — сәламәтлек сагында торган һәм кешеләрне авыртынулардан азат иткән. Бүген дә бу һөнәрнең әһәмияте югалмый, киресенчә арта гына...

30 ел элек һәм хәзер

Агымдагы елда шәһәребез дәваханәсенең 2нче стационарындагы анестезиология-реанимация бүлеге оешуына 30 ел тула. Шушы гади генә сан артында күпме язмышлар, фидакарь хезмәт, йокысыз төннәр һәм тынгысыз көннәр яшеренгән. Катлаулы авырудан иза чигүчеләрне аякка бастырган, күпләргә икенче тормыш бүләк иткән бүлекнең онытылмас тарихи сәхифәләренә күз салыйк...

1989 елның 16 ноябре. Нәкъ шушы көнне «Автоприбор» медицина-санитария часте карамагында реанимация бүлеге ачыла. Моңа кадәр анестезиология гамәлләрен «Туймазынефть» НГДУ-сы медсанчасте, ә инде операциядән соңгы дәвалауны юнәлешле бүлек табиблары башкарган. Бу, әлбәттә, күп төрле уңайсызлыклар тудырган. Реанимация хезмәте булдырылуы әлеге мәсьәләне хәл итүдә булышкан. Әлеге эшне оештыруда башлап йөрүчеләрдән булып шәһәр- нең анестезиология хезмәте «аксакалы» Риф Ханиев тора. Аның иң якын ярдәмчеләре — өлкән шәфкать туташы Клара Фәхретдинова, сестра-хозяйка Клавдия Калинина була. Хезмәт коллективына беренче табиблар: Ләлә Сәмигуллина һәм Александр Безбородов, шәфкать туташлары-анестезистлар: Наилә Абдуллина, Венера Бакирова-Сәетгәрәева кушыла.

1990 елдан бүлекне Башкортстанның атказанган табибы Марат Янбердин җитәкли. Шул ук чордан биредә шәфкать туташлары Н. Дронова, Э. Габдуллина, С. Зиннәтуллина, Ф. Хафизова, О. Плотникова, В. Мельникова, Л. Аранцева, табиб-лаборант Н. Квашенникова, анестезиолог Ә. Бакирова, табиб Ә. Башкирцева, анестезиолог-реаниматолог Р. Ибраев хезмәт куя. Рафик Миргасыйм улы 1996 елдан гинекология бүлеген җитәкли, бүген ул шулай ук табиб-трансфузиолог белгечелегендә канның гравитацион хирургиясе кабинетында эшли.

2006-18нче елларда коллектив югары квалификацияле табиблар Лилия Бирдина, Ольга Тычинина, Обиджон Кәримов, Альберт Фахразов, Сергей Трошин, шәфкать туташлары А. Никулина, Л. Исхакова һ. б. белән тулылана.

2013 елдан реанимация-анестезиология бүлеге мөдире вазыйфасына табиб-анестезиолог-реани- матолог Николай Санников тәгаенләнә.

30 еллык тарихка ия реанимация бүлегенең бүгенге торышы ничек икән? Моны ачыклау өчен 2нче стационарга юл алам. Мине өлкән шәфкать туташы, Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы Клара Фәхретдинова каршы ала. Клара Фәнис кызы анестезиология-реанимация хезмәтенә нигез салынган чордан ук биредә эшли. Коллективта бу ягымлы, хәстәрлекле, үз эшенең чын остасы булган ханымны яратып, «бүлекнең әнисе» дип атыйлар.

Өлкән шәфкать туташы белән реанимация бүлеге буенча «сәяхәткә» чыгабыз. Ул алты кешегә исәпләнгән, биредә йөрәк-кан системасы, эчке әгъзалар эшчәнлеге бозылу аркасында хәлләре кискен авырлашкан хасталар, юл-транспорт фаҗигасенә яки җинаятьче һөҗүменә дучар булып, җитди җәрәхәтләр алучылар, алкоголь, наркотиклардан агуланучылар, шулай ук катлаулы гинекология чирләренә дучар булучыларга ярдәм күрсәтелә. Медицина җиһазлары, наркоз-сулыш алу һәм контроль-күзәтү аппаратлары, дәвалау-диагностикалау җайланмалары, медикаментлар белән тәэминат югары дәрәҗәдә. Бүлектә авыртуны басуның заманча ысуллары кулланыла: битлекле, интубацион (көпшә яша) наркоз; кан тамырлары аша кертелүче анестезия; спиналь яки эпидураль анестезия. Алар акушер-гинекологик, онкологик, ЛОР һәм күзләргә үткәрелүче операцияләр вакытында, шулай ук йөрәк-үпкә авырулары реанимациясендә һәм интенсив терапиядә ярдәмгә килә.

Бүлек тәүлек әйләнәсенә эшләүче клиник лаборатория белән җиһазландырылган. Анда экспресс- клиник, биохимия, электролитлар анализы алынып, тулы тикшерү үткәрелә. Лаборатория мәгълүматлары реанимация хезмәтендә зур ярдәмче булып тора. Аеруча кизү вакытларында, ашыгыч анализлар кирәк булганда. Сүз халәт-торышы турында бернинди мәгълүмат булмаган, кома хәлендәге авыруларны кабул итү очраклары турында бара.

Башка өлкәләрдәге кебек медицинада да югары технологияләр үсеш алган. Реанимациядә бу юнәлештә канның гравитацион хирургиясе кулланыла. Монда плазма- ферез, гемосорбция, озонотерапия, канны ультрафиолет нурланыш ярдәмендә йогышсызландыру, гемодиализ ише ысуллар керә.

Бүлек белән танышуны дәвам итәбез. Чираттагы тукталыш — реанимация һәм интенсив терапия бүлеге. Ул катлаулы операцияләрдән соңгы пациентларга, метаболизм халәтендәге, шикәр авыруы катлауланган, инсульт кичергән авыруларны тернәкләндерүгә тәгаенләнгән. Биредә «Сәламәтлек» милли проектының федераль программасы нигезендә кайтарылган үпкәләрне ясалма рәвештә җилләтү аппаратлары, авыруның сәламәтлеген даими тикшереп тору өчен модульле мониторлар, даруларны дөрес күләмдә һәм тиешле вакытында кертүче автоматлаштырылган системалар куелган.

Тагын бер мөһим юнәлеш — гипербарик оксигенация кабинеты. Биредә авыруларны дәвалау өчен югары басым астындагы кислород кулланыла, бу гамәл гипербарик барокамерада үткәрелә. Әлеге бүлек табиб Марат Янбердин кул астында эшли. Форсаттан файдаланып, Марат Гыйльметдин улы белән әңгәмәләшеп алдык. «Реанимация бүлеге ачылганнан бирле анда күп еллар хезмәт куйган кеше буларак шуны әйтәсем килә: бүген дәвалау мөмкинлекләре дә, кадрлар һәм медицина әсбаплары тәэминаты да зур үсеш ала, — ди медицина әһеле. — Ә бүлеккә нигез салынган чорда күпкә авыррак, финанслау да, белгечләр дә җитешми иде. Шуңа карамастан, бердәм булып эшләргә, авыруларга ярдәмне тулы күләмдә күрсәтергә тырыштык. Бүген инде мин гипербарик оксигенация кабинетында хезмәт куям. Барокамера ярдәмендә 60ка якын нозология ягъни авыру төрләрен дәваларга мөмкин. Гинекология, неврология, терапия бүлекләре пациентлары әлеге дәвалау ысулын уңай кабул итә, чөнки ул яхшы нәтиҗәләр бирә».

Әңгәмәбез ахырында Марат Гыйльметдин улы 30 еллык юбилей уңаеннан тәбрикләү сүзләрен дә җиткерде: «Реанимациядә үз эшен ихлас яраткан, башкаларның язмышына битараф булмаган кешеләр генә эшли аладыр дип уйлыйм. Хезмәттәшләргә ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм иминлек телим».

... Арытаба анестезиология-реанимация бүлеге мөдире — Николай Санниковның эш бүлмәсенә юл алдык. Николай Владимирович төнге кизүдән соң булса да, арыганлыгын һич сиздерми безне ачык йөз белән каршылый. «Реанимациядә гадәти эш көне ничек үтә?» дигән соравыма ул болай җавап бирә. «Иртәнге сигездән бүлектә пациентларның хәл торышын карап-тикшереп чыгабыз. Шәфкать туташларына дәвалау чаралары буенча тиешле күрсәтмәләр бирелә. Көн дәвамында да авыруларның халәте күзәтүдә тотыла, яңа пациентлар кабул ителә. Берәүләренә ашыгыч операция ясарга, икенчеләренә медицина ярдәме күрсәтергә кирәк. Моннан тыш авыруларны диагностикалау, тикшерү-дәвалау, белешмәләр бирү гамәлләре дә бар. Мәгълүм булуынча, перинаталь үзәк тә безгә карый, әлеге вакытта анда кесарев киселеше операциясе бара. Әйткәндәй, бүген төнге кизү вакытында да бер сабый дөньяга аваз салды».

Николай Владимирович җитәкчелегендә ясалган операция шаһиты булырга да форсат тиде. «Бу — аналыктагы тулган шешне алу буенча лапароскопик операция, — дип аңлатып үтте табиб. — Махсус эндоскопик җайланма ярдәмендә эшләнгән операция гадәттә яхшы нәтиҗә бирә, авырулар аны җиңелрәк кичерә һәм тизрәк савыга. Гомумән, бүген без дәвалау гамәлләренең организмга тәэсирен мөмкин кадәр «йомшартырга» тырышабыз. Бу уңайдан заманча аппаратура да ярдәмгә килә. Операция вакытында кулланылучы махсус мониторинг системасы да шушы максатны күз уңында тота. Ул пациентның кан басымын, йөрәк тибешен, наркозның күләмен даими тикшереп тора».

Табибның операцияләр турында гадәти хәл кебек тыныч кына сөйләвен тыңлап утырам. Медицинадан ерак торган кешеләр өчен ниндидер дәрәҗәдә батырлык булып тоелса да, бүлектә эшләүчеләр өчен көндәлек хезмәт бит ул. Әмма аның күзгә күренмәс тэәсире бар. Бу операция уңышлы үтсә дә, пациент тулысынча аягына басканчы табибның аның өчен борчылуында, эш вакыты тәмамланып, өенә кайтып киткәч тә хастаханәгә шалтыратып, авыруның хәлен белешүендә, йокысыз төннәрендә чагыла. Сүздә генә әйтү җиңел, гамәлдә анестезиолог-реаниматологлар үз өстенә кешеләрнең гомере, сәламәтлеге өчен җаваплылыкны ала ич. Аларга тәүлек эчендә 5-7шәр операция үткәрергә дә туры килә.

Бүлек мөдиреннән һөнәргә килү тарихы белән дә кызыксынам. Николай Владимирович 1980 елда Туймазыда туган, бала чагыннан ук табиб булырга хыялланган. Шушы хыялы аны медучилищега алып килгән. Бер ел массажчы булып эшләгәч, максатчан егет Ырымбур медицина академиясендә укуын дәвам иткән. Аны тәмамлагач та медицинаның иң җаваплы һәм катлаулы бүлеге — реанимациягә эшкә килгән. Менә инде 6нчы ел аның җитәкчелегендә авыр хәлдәге пациентларга югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә. «Бүлек эшчәнлеге заман таләпләренә ярашлы югары дәрәҗәдә оештырылган, — дип билгели Николай Владимирович. — Белгечләребез иң катлаулы очракларны дәвалый. Заманча аппаратура, медицина җиһазлары һәм препаратлар тәэминатында зур ярдәм күрсәтүче шәһәр дәваханәсенең баш табибы Сергей Ивановка, шулай ук БРның атказанган табибы Әлфирә Тимашевага теләктәшлеге өчен рәхмәтлебез. Гомумән, реанимациядә бердәм, тату команда тупланган. Яшь белгечләр дә килеп тора. Аларның һөнәрне яратып, үз өстенә алган җаваплылыкның никадәр зур булуын аңлап эш итүләре куандыра. Мондый табиблар-шәфкать туташлары булганда хезмәтебезнең нәтиҗәле булачагына, авыруларга тиешле ярдәмне бирәчәгебезгә ышаныч бермә-бер арта».

Әйткәндәй, Николай Санников өчен агымдагы ел һөнәри үсеш ягыннан аеруча уңышлы булган. Ул «Иң яхшы ел табибы» республика конкурсының «Иң яхшы анестезиолог-реаниматолог» номинациясендә 2нче урын яулаган. Моннан тыш Николай Владимирович белгечлеге буенча югары категорияне яклаган һәм дә Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы исеменә лаек булган. Гомумән, реанимация бүлеге белгечләре белемнәрен камилләштерү өстендә даими эшли. Табиблар 5 ел саен Уфада квалификацияне үстерү курсларында укый, яңарышларны өйрәнеп, сертификат ала. Моннан тыш һәр елны Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә үткән вебинарларда катнашалар, интернеттагы чыганаклар аша да мәгълүмат туплыйлар.

Бер сүз белән әйткәндә, реанимациядә «сай» белемле, җиңел хезмәт эзләүчеләр озакка тоткарланмый. Үз һөнәренең осталары гына чын табиб исеменә ия була ала. Шәһәребезнең анестезиология һәм реанимация бүлегендә нәкъ шундыйлар тупланган да инде. Биредә хезмәт куючылар табиб һәм философ Парацельсның «Ярату һәм кайгырту — иң яхшы дәва» фикеренә нигезләнеп эш итә. Ак халатлы шәфкать ияләренә киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек, рәхмәтле пациентлар телисе килә!

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотолары

Читайте нас: