Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 октябрь 2019, 13:03

Яшьләргә — яшел юл!

Уңайлы мохит һәм кешелекле мөнәсәбәт — медицинага яшь кадрларны җәлеп итү өчен иң мөһим шартларның берсе.

Уңайлы мохит һәм кешелекле мөнәсәбәт — медицинага яшь кадрларны җәлеп итү өчен иң мөһим шартларның берсе.

Шәһәребезгә эш сәфәре кысаларында даими килеп торучы Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, депутатлар төбәктә медицина тармагының соңгы елларда үсеш алуын билгели. Бу киләчәктә дә уңай үзгәрешләрнең артачагына өмет бирә. Әлбәттә, тәү чиратта сүз кадрлар тәэминаты турында бара. Бүгенге көндә әлеге мәсьәлә дә әкренләп хәл ителә. Шәһәр хастаханәләрендә яшь белгечләрне җәлеп итү максатында төрле алымнар кулланыла: монда хезмәт хакының артуы да, урындагы башлыклар теләктәшлеге дә, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү дә керә. Төбәктә гамәлгә ашырылучы «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары да уңай нәтиҗәсен бирмичә калмый, аларның ярдәмендә шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшь медикларның саны сизелерлек артты.

Шунысы куанычлы, яшьләр эштә сынатмый, үзләрен күпчелектә тик уңай яктан күрсәтә. Алар үз өстенә алган йөкләмәне югары осталык белән үтәргә тырыша. Кичәге студентлар бүген шәһәребез дәваханәләрендә хезмәт куя, иртәдән кичкә кадәр авыруларны кабул итә, дәвалый, диспансерлаштыруда катнаша, документлар белән эшли. Бу мәкаләмдә сезне аларның берсе — 1нче поликликлиниканың участок табиб-терапевты Әлфия Хәмидуллина белән таныштырасым килә. Әлфия Шәүкәт кызы Октябрьскийда туып-үскән, Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетында белем алган. Укуын тәмамлагач, яшь белгеч буларак шәһәребезгә эшкә кайткан.

— Әлфия, медицинага килүегез тарихын ишетәсе килә.

— Дөресен әйткәндә, мәктәптә укыганда медик булу уе күңелгә дә кереп чыкмый иде. Әмма язмыш үзенчә хәл иткәндер, күрәсең. Чыгарылыш имтиханнары чорында нинди дә булса фәнне сайлау кирәк булды. Мин химияне бик яратам. Шуңа озак уйлап тормыйча, аны сайладым. Бу медицина университетына документларны тапшыруга этәргеч булды.

— Уку җиңел бирелдеме?

— Кемгә ничектер, мин артык авырлыгын тоймадым. Дәресләр кызыклы үтә, һәрчак ниндидер яңалыклар алып килә иде. Ел саен уку программасы үзгәреп торды. 2, 3нче курслардан авыруларны өйрәнә башладык. Төрледән-төрле темалар белән танышу өр-яңа дөнья ачу кебек тоела иде.

— Яңа коллектив сезне ничек кабул итте?

— Бик яхшы. Хастаханә җитәкчеләренә, участок табиб-терапевты Горовая Алефтина Кирилловнага һәм шәфкать туташларына рәхмәтлемен. Тәҗрибәле белгечләр буларак, алар безгә зур теләктәшлек күрсәтә, киңәшләрен бирә.

— Терапевтлар нинди авыруларны ешрак кабул итә?

— Пациентлар арасында олылар да, яшьләр дә байтак. Остеохондроз, подагра, гипертония, шулай ук йогышлы чирләргә дучар булучылардан мөрәҗәгатьләр еш килә.

— Һөнәри яктан ничек камилләшәсез?

— Шәһәребезгә башка төбәкләрдән медицина өлкәсе белгечләре, фән докторлары даими килеп тора, лекцияләр укый. Бу яшь белгечләргә яңа мәгълүматка ия булырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Уфада квалификацияне үстерү курсларында да, интернет аша да белем алабыз.

— Хәзерге заманда табиб һөнәренең абруе зурмы?

— Борынгы чордан ук ак халатлылар зыялылар кәвеменә кергән, иң кешелекле һөнәр ияләре дип саналган. Медицинада коры хезмәт хакы өчен генә эшләү мөмкин түгел. Биредә үз вазыйфасын йөрәк кушуы буенча башкаручы, бар белем-тырышлыгын халык сәламәтлеген саклауга юнәлткән кешеләр генә эшли аладыр. Бу һөнәрнең әһәмияте, абруе һәрвакытта да югары булачак дип уйлыйм. Үз чиратында, пациентлар да медикларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтсә яхшы булыр иде.

— Киләчәктә үзегезне кем буларак күрәсез?

— Медицинада кызыклы өлкәләр бик күп. Бераз тәҗрибә туплагач, шуларның берсе буенча эшләрмен дип уйлыйм. Үземне гематолог, эндокринолог ише белгеч сыйфатында күрәм.

— Хезмәтегездән ничек ял итәсез, яраткан шөгылегез бармы?

— Китап укырга яратам, аеруча Америка язучысы Стивен Кинг әсәрләре ошый. Спортзалга, бассейнга йөрим, бу физик торышны яхшыртырга булыша.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Әлфия! Игелекле эшегездә уңышлар, рәхмәтле пациентлар һәм бар хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы
Читайте нас: