Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 Май 2019, 12:49

Сәламәтлек мәсьәләсенә җитди караш кирәк

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Максим Забелин Октябрьскийга эш сәфәре белән килде

Максим Васильевич 1нче шәһәр дәваханәсенең 2нче стационары, 1нче хастаханә, перинаталь үзәк, балалар дәваханәсе һәм хирургия бинасындагы ремонт эшләре барышы белән танышты.
Эш сәфәренең беренче тукталышы — 2нче стационарда Максим Забелин клиника-диагностикалау лабораториясендәге юан эчәк колоректаль яман шешен ачыклау аппараты (анализатор) турында мәгълүмат алды. Агымдагы ел башында 1нче дәваханәдә Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй, Дәүләкән шәһәрләре, Бакалы, Шаран, Ярмәкәй, Бишбүләк, Югары Яркәй, Әлшәй районнарының медицина учреждениеләре җитәкчеләре катнашлыгындагы эш киңәшмәсе үткән иде. Анда 2019 елда халыкны диспансерлаштыру чарасы кысаларында колоректаль яман шеше (аны «цивилизация авыруы» дип тә атыйлар) скринингы үткәрү карар ителде. Юан эчәк яман шеше — иң еш таралган авырулар рәтендә. Аны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыра. Анализатор ярдәмендә ике елга бер тапкыр юан эчәк рагына тикшерү үтәргә мөмкин. Проектны гамәлгә ашыру чорында барлыгы 4333 тикшерү уздырылган.
Беренчел йөрәк-кан тамырлары бүлеге эшчәнлеге турында аның җитәкчесе, табиб-невролог Олег Соколов бәян итте. Быел 10 еллык юбилеен билгеләүче бүлек неврология һәм кардиология юнәлешендә эшли. Биредә табиб-невролог, кардиолог, дәвалау физкультурасы табибы, физиотерапевт, психолог, логопед, инструкторлардан торган медицина хезмәткәрләре бригадасы тупланган. Алар шәһәребездән тыш, Бәләбәй, Бишбүләк, Ярмәкәй, Бүздәк районнарыннан килгән пациентларга ярдәм күрсәтә. Дәваланучыларга бөтен уңайлыклар тудырылган, блокаторлар, сидек кудыру препаратлары, гомумән барлык дару чаралары да бар. Максим Васильевич пациентларның хәл-әхвәлен сорашты, мөрәҗәгатьләрен алды. «Бүлектә безне кирәкле укол-дарулар белән тәэмин итәләр, заманча аппаратларда тикшерү үткәрәләр. Шартлар зарланырлык түгел. Табибларга рәхмәт». Күпчелектә авырулардан шундыйрак фикерләр ишетелде.
Эш сәфәренең чираттагы тукталышы — перинаталь үзәк. Мәгълүматлар буенча, үзәк ачылганнан алып, биредә 5 меңнән ашу бала туган. 2018 елда бала табучылар саны — 1946 (1457се — шәһәребездән). Агымдагы ел башыннан бу сан 537 кеше (298е — октябрьскийлылар) тәшкил итә. Максим Забелин шушы көннәрдә генә сабыйларын дөньяга китергән яшь аналар белән әңгәмәләште. Октябрьскийлылар да, башка шәһәр-районнардан килгән хатын-кызлар да перинаталь үзәктәге шартлар белән канәгать булуын, табибларга, шәфкать туташларына рәхмәтен белдерде. Министр әниләр һәм нәниләргә иминлек, сәламәтлек теләп саубуллашты.
Балалар поликлиникасы 1994 елның ноябреннән файдалануда, шушы чор эчендә ул бер тапкыр да капиталь ремонтланмаган. Әлбәттә, учреждениедә косметик ремонт, регистратураны, табиб бүлмәләрен яңарту кебек чаралар даими үткәрелеп торды, заманча җайланмалар да кайтарылды. Әмма пациентлар өчен бөтен уңайлыклар булдыру өчен бу гына аз иде. Быел, ниһаять, биредә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында ремонт башланды. Агымдагы елда җылыту челтәрләре, сутәэминаты, суүткәрү системалары, шулай ук бинаның түбәсе, алгы ягы төзекләндереләчәк, шушы араларда тәрәзәләр пластик төрдәгегә алыштырылачак.
Балалар поликлиникасы мөдире Чулпан Бакиева сүзләренчә, учреждениедә «Ачык регистратура» проекты гамәлгә ашырыла, моннан тыш нәни пациентларның карточкаларын саклауның яңартылган системасы, колл-үзәк эше оештырылган.
1нче дәваханәнең хирургия комплексы 1951 елда төзелгән. Әлеге вакытта учреждениенең 1нче корпусы ремонтлана. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күрсәтмәсенә ярашлы, бина заманча таләпләргә тулысынча җавап бирәчәк, шул ук вакытта аның архитектура үзенчәлекләре сакланачак. Төзекләндерүне 2020 елның 4нче кварталында тәмамлау планлаштырыла. Бүгенге вакытта 2-3нче катта ремонт-демонтаж эшләре бара. 2004 елда ремонт үткәрелгән 2нче корпуста Максим Забелин операция алды бүлмәсе, реанимация, нейрохирургик операцияләр залында булды, заманча җайланмалар белән танышты.
Гоголь урамында урнашкан 1нче поликлиника бинасына күптән төзекләндерү таләп ителә иде. Агымдагы елда биредә сизелерлек үзгәрешләр булды. Регистратура яңартылды, пациентларга кабул итүне көтү уңайлы булсын өчен утырып тору урыннары булдырылды. Моннан тыш, өске катларга илтүче баскычлар уемнарында күтәреп куела торган махсус утыргычлар урнаштырылды, бәдрәфләр ремонтланды.
Эш сәфәренә нәтиҗәләр ясап, Максим Забелин түбәндәгеләрне белдерде:
— Бүген безнең төп максатыбыз — республика хастаханә-дәваханәләре эшчәнлеге сыйфатын тикшерү, таләп ителгән очракта матди-техник базаны яхшырту юнәлешләрен билгеләү. Бүгенге очрашу барышында беренче чиратта милли проектларны гамәлгә ашыру әзерлегенә, шулай ук халыкка күрсәтелүче медицина ярдәменең тиешле дәрәҗәдә булу-булмавына игътибар бирелде.
Әлбәттә, башка төбәкләрдәге кебек үк, Октябрьскийда да сәламәтлек саклау өлкәсендә хәл ителәсе мәсьәләләр байтак. Моңа хирургия корпусын, 1нче хастаханәне санитария-таләпләренә, заманча шартларга туры килердәй итү максатындагы ремонт та, матди-техник базаны ныгыту сораулары да керә. Эш сәфәре кысаларында инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук биредә йөрәк-кан тамырлары системасы үзәге ачу мәсьәләсе дә тикшерелде. Бу тәү чиратта миокард инфаркты, баш миендә кан әйләнеше бозылу ише авыруларны югары технологияле җайланмалар ярдәмендә дәвалау мөмкинлеге бирәчәк.
Сүз ахырында. Максим Васильевич эш сәфәреннән, гомум алганда, канәгать калуын, шәһәребезнең гүзәл архитектурасы, чиста-төзеклеге белән аерылып торуын билгеләде. Ул төбәктә уңайлы мохит тудыручыларга ихтирамын белдерде, октябрь- скийлыларга сәламәтлек, имин тормыш теләде.

Лилия ГАБИТОВА
А. ФАЗЛЕТДИНОВА фотолары.


Читайте нас: