Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 Май 2019, 12:57

Өмете өзелгәннәргә дә ярдәм итә алар...

Донорларны, гадәттә, «гомер бүләк итүчеләр» диләр.

Латинчадан да бу сүз шулай тәрҗемә ителә. Ирекле рәвештә, йөрәк кушуы буенча үз канын башкалар белән бүлешүчеләрне башкача атап та булмый. Дөнья йөзендәге миллионлаган кеше үзләренә бөтенләй таныш та булмаган, авырулар гомере, сәламәтлеге хакына үз канын тапшырган шәфкать ияләренә рәхмәт укый...
Сәламәтлек буенча чикләүләр булмаганда, 18 яшьтән донор булырга мөмкин. Гәүдә авырлыгы 50 килодан ким булмавы зарур. Вируслы гепатит, ВИЧ-инфекция, туберкулез ише авыруларга дучар булучыларга донорлык рөхсәт ителми.
Кан салу кайбер очракларда кешенең гомерен саклап калуның бердәнбер юлы була. Бу чара теләсә кайсы вакытта, теләсә кемгә таләп ителергә мөмкин. Шәһәр хастаханәләрендә кан салу станциясеннән алынган кан һәм аның кисәкчәләре авыруларга ярдәм күрсәтүдә даими кулланыла.
Донор көне уңаеннан С. Кувыкин исемендәге нефть колледжында белем алучылар да кан тапшырды. Тәрбия эше буенча директор урынбасары Наталия Колесникова сүзләренчә, студентлар һәм хезмәткәрләр мондый чараларда даими катнаша. Моны алар ирекле рәвештә, зур җаваплылык хисе белән эшли. Студентлар советы рәисе Артем Голубковны тәҗрибәле донор дип атарга тулы хокук бар. Аның белән донация (ирекле рәвештә кан бирү) үзенчәлекләре турында әңгәмәләшеп алдык.


— Артем, кан тапшырырга килүчеләр нинди гамәлләр аша үтә?
— Иң тәүдә регистратурада теркәләсе, анкета тутырасы була. Экспресс-лабораториядә беренчел мәҗбүри тикшеренү үткәрелә — булачак донорның гомум кан анализы алына, кан төркеме, гемоглобин, бавырдагы АЛТ күләме билгеләнә. Моннан тыш йогышлы авыруларны ачыклаучы гамәлләр башкарыла. Бөтен медицина тикшерүләре дә бушлай уздырыла. Чираттагы этап — табиб-трансфузиолог кабул итүе. Биредә кан басымы үлчәнә, донорның гомум хәл торышы күзәтелә. Соңыннан табиб-трансфузиолог донациягә рөхсәт бирү яки кире кагу турында карар чыгара. Кан тапшыруга кадәр дә, аннан соң да баллы чәй эчерәләр. Процедура тәмамлангач, 1 көнгә ял бирелә, акчалата түләү дә бар.

— Кан бирү алдыннан аерым таләпләр куеламы?
— Кичтән артык күп ашау киңәш ителми. Аеруча сөт ризыклары, майлы продуктларны кулланудан тыелып торырга кирәк. Иртәнге аш суда пешерелгән ботка, печенье, баллы күмәч, чәй ишеләрдән торырга тиеш. Донация көнендә физик көч таләп итүче гамәлләрдән тыелырга, яхшы тукланырга, ким дигәндә 2 литр эчемлек (су, каты булмаган чәй, җимеш суты) кабул итәргә кирәк.

— Донорлык синең өчен нәрсә ул?
— Бу гамәлгә мин күңелем чакыруы буенча килдем. Көндәлек тормыш ыгы-зыгысында без күп нәрсәләргә игътибар бирмибез, кызыксынмыйбыз. Ә бит уйлап карасаң, җир йөзендә көн саен күпме кешегә кичекмәстән ярдәм таләп ителә, аларның сәламәтлеге, гомере турыдан-туры башкаларның үзаңлылыгына бәйле. Минем фикеремчә, донорлык — ул игелеклелек чарасы. Кан тапшыручы шушы гамәлне башкарганда канының кемгә салынасын уйламый. Аның өчен иң мөһиме — авыруларга кулдан килгәнчә ярдәм итү...

— Кан тапшыру организм өчен дә файдалы диләр?
— Елына 2-3 тапкыр кан бирү файдалы дип уйлыйм, чөнки ул кан ясалу гамәлләрен активлаштыра, иммунитетны ныгыта, ашказаны авыруларын, атеросклерозны кисәтә. Шәхсән үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, кан биргәч, гәүдәдә ниндидер җиңеллек сизәсең, чистарынып киткәндәй буласың.
Әйткәндәй, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, даими рәвештә кан бирүчеләрнең уртача алганда 5 елга гомере озая.
Донор көнендә беренче тапкыр катнашучы Егор Меньшаев белән дә әңгәмәләшеп алдык. «Бирегә мине кешеләргә ярдәм итү теләге китерде, — ди студент егет. — Донорлык хәвефле дип санаучылар да бар, моның белән килешмим. Медицина учреждениесендә хәвефсезлек мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Бушлай бахиллалардан башлап, герметик җайланмалар, йогышсызландырылган, бер тапкыр кулланылучы медицина әсбапларына кадәр».
... Кан бирү станциясендә халыкның, аеруча яшьләрнең күплегенә игътибар иттем. Регистратура, табиб кабул итүе, кан бирү бүлмәләре янында тыныч кына үз чиратын көтеп утыручы шәһәрдәшләрне күрү күңелдә якты хисләр уятты. Нинди генә уй-хыяллар белән яшәмәсеннәр, аларны бирегә тәү чиратта башкаларга файдалы булу теләге, шәфкатьлелек хисе китергәндер дип ышанасы килә.
Мәкаләм ахырында барлык донорларга да рәхмәт әйтәсе килә. Сез — кешеләргә яңа тормыш бүләк итүчеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Ә инде беренче тапкыр кан тапшыручыларга уңышлар юлдаш булсын. Кем белә, бәлки нәкъ менә сезнең каныгыз кем өчендер терелүгә, яшәүгә соңгы өметтер...

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: