Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 Май 2019, 11:00

«Киләсе көн үзебезнең кулда»

Яшьләр сараенда шәһәребезнең уку йортлары нигезендә эшләүче наркология постлары арасында бәйге үтте

Фәһемле чара наркотикларның законсыз әйләнешенә, исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту ише зарарлы гамәлләргә каршы көрәш өлкәсендәге эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру максатын күзаллый.
Бәйгедә икътисад техникумы, музыка, нефть, коммуналь-төзелеш һәм күпюнәлешле һөнәри колледжлар студентлары агитбригадалары катнашты. Аларның чыгышын бәяләгәндә төп игътибар наркопостлар эшчәнлегендә яңа ысуллар куллануга (семинар-тренинглар, иреклеләр хәрәкәте оештыру һ. б.) юнәлтелде.
Яшьләрне сәламәт тормышка өндәүче, җәмәгатьчелек игътибарын наркомания, алкоголизм ише афәтләргә җәлеп итүче фәһемле чаралар шәһәребездә даими үткәрелә килә. Киләчәктә дә бу юнәлештәге эшчәнлекнең дәвам итәчәгенә нигезлек бар.
Конкурсантларның эшен бәяләү өчен белгечләр: 1нче шәһәр дәваханәсенең баш табиб урынбасары Ольга Турышева, табиб-нарколог Ринат Галимов, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең әйдәп баручы белгече Гөлнара Хәбибуллина, Октябрьский эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары Елена Липовецкая, «Яшьләр сарае» учреждениесе директоры урынбасары Лариса Скачкова чакырылган иде.
Чарада беренче булып чыгыш ясаган медицина фәннәре кандидаты Ольга Евгеньевна яшьләр белән наркотик, исерткеч матдәләр куллануның зарары, мондый гамәлләрнең аянычлы тәмамлануы турында әңгәмә корды. Мәгълүматларга ярашлы, бүгенге көндә шәһәр һәм республикада СПИД, ВИЧ ише куркыныч авырулар йоктыруның иң еш таралган юлы булып наркотиклар куллану тора. Аңардан бераз «калышып», тәртипсез җенси тормыш алып бару һәм авырлы анадан балага күчү тора. Әңгәмә барышында студентлар медицина белгече белән берлектә «СПИД», «ВИЧ» төшенчәләренең нәрсә белән аерылуы, аларны кисәтү, ачыклау чаралары турында фикер алышты. Әйткәндәй, һәр теләгән кеше сәламәтлеген 1нче шәһәр поликлиникасы бүлегендә (Бакча боҗрасы, 57нче йорт) урнашкан йогышлы авыруларны ачыклау бүлмәсендә тикшертә ала. Моны аноним рәвештә эшләргә мөмкин. Ольга Турышева куркыныч авыруларга кагылышлы шәһәрдәге хәл торышын саннарда да китерде. Агымдагы ел башыннан төбәктә 10 кеше шушы афәттән һәлак булган (2018 елда — 27), ә бит әле ел ахырына кадәр күпме вакыт бар...
«Һәр кеше алдында сайлау тора. Киләчәк тормышыгыз ничек булачак, кайсы юлны сайлаячаксыз — моны үзегез генә хәл итә аласыз. Сез дөрес карарлар кабул итәрсез дип ышанам, чөнки киләсе көн сезнең кулларда...», — дип тәмамлады чыгышын Ольга Евгеньевна.
Табиб-нарколог Ринат Камил улы үз чиратында наркопостлар эшчәнлегенең хәзерге заман өчен аеруча мөһим булуын билгеләде. Белгеч үсмерлек чорына хас хәвефле факторларны анык мисалларда китерде, күпьеллык медицина тәҗрибәсеннән чыгып, киңәш-нәсыйхәтләрен җиткерде.
Бәйгене Октябрьский музыка колледжының «Саквояж» алдынгы карашлы музыкантлар арт-студиясе агитбригадасы ачып җибәрде. Студентлар биредә ирекле рәвештә шөгыльләнә. Алар психологик уеннарда, тренинг-тренажерларда, спорт, мәдәният, сәнгать һәм башка өлкәләрдә танылу алган белгечләр белән тематик очрашуларда катнаша, шул рәвешле рухи һәм физик тәрбия ала.
Күпюнәлешле һөнәри колледж әзерлегендәге агитбригада барышында иреклеләр хәрәкәте, студентлар тарафыннан оешты- рылган күп сандагы чаралар турында бәян ителде.
Гомумән, конкурста катнашкан һәр уку йорты вәкилләре дә үзенчәлекле чыгышлары белән тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да хуплавын алды. Студентлар җыр-биюле композицияләр, шигъри әсәрләр аша наркомания афәте, зарарлы гамәлләрне булдырмау юллары турында бәян итте, яшьләрне сәламәт тормышка чакырды.
Жюри тарафыннан техникум-колледжлар нигезендә оештырылган наркопостлар эшчән- легенә уңай бәя бирелде. Комиссия карары белән җиңүче исеменә С. И. Кувыкин исемендәге нефть колледжы һәм икътисад техникумы лаек булды. Коммуналь-төзелеш колледжы — икенче, күпюнәлешле һөнәри һәм музыка колледжлары өченче урын алды.

Лилия ГАБИТОВА.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Теглар:нацпроект
Читайте нас: