Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 Май 2019, 17:57

Язлар сыман назлы, ягымлы ул

«Шәфкать туташы — аяксызның аягы, сукырның күзе, баланың таянычы, яшь ана өчен белем-ышаныч чыганагы, үз-үзенә бикләнгән кешенең теле».

«Шәфкать туташы — аяксызның аягы, сукырның күзе, баланың таянычы, яшь ана өчен белем-ышаныч чыганагы, үз-үзенә бикләнгән кешенең теле».
XX гасырның иң танылган шәфкать туташы Вирджиния Хендерсонның шушы сүзләре беркайчан да үз әһәмиятен югалтмаячак. Дөрестән дә, шәфкать туташлары элек-электән табибларның иң ышанычлы ярдәмчесе, авыруларның зарларын тыңлап, хәлләренә керүче затлар булып кала. Алар үз эшен зур сабырлык, пөхтәлек, җаваплылык белән үти. Чөнки кулларында — кешеләр сәламәтлеге, гомере...
«Яз-сылуыбыз»…1нче шәһәр дәваханәсенең 2нче стационарының кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы Римма Фавит кызын хезмәттәшләре шулай дип атый. Ямьле язның беренче аенда дөньяга килгәнгә генә түгел, һәркемгә игелекле, ярдәмчел, ягымлы булганы өчен дә. Бүген гәзит укучыларны да аның белән якыннан таныш-тырырга телим.
Римма Сабирова 1962 елның 2 мартында Илеш районының Татар Мәнәвезе авылында Фавит Миңнеәхмәт улы һәм Фәнисә Хөрмәтулла кызы Гәрәевлар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә хезмәтне сөеп, кешеләргә мәрхәмәтле булырга кирәклеген тоеп үскән кыз мәктәпне тәмамлагач, Чайковский медицина училищесына «шәфкать туташы» белгечлегенә укырга керә. «Сәламәтлек саклау өлкәсен сайлавым балачак хыялына бәйле, — ди мәкаләм герое. — Нәселебездә барысы да диярлек нефтьчеләр, ә мине медицина дөньясы үзенә җәлеп итте, һөнәри белем алып, кешеләргә ярдәм итәсем килде».
1981 елда укуын уңышлы тәмамлап, юллама белән Пермь шәһәренә китә, йогышлы авырулар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Шушы чорда гомерлек ярын очратып, кияүгә чыга. Берникадәр вакыттан тормыш иптәше белән Үзбәкстан якларына юллана. Шәһәр поликлиникасында хезмәт куя. 1986 елда яшь гаиләне тагы да тулыландырып, кызлары Лилия дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә ул инде үзаллы тормыш корган, Казан медицина университетын тәмамлап, «Фармпровизор» белгечлеген үзләштергән. Тагы 4 елдан Сабировларның кече кызлары — Илмира туа. Ул УДНТУда белем алган, гаиләсе белән Октябрьскийда яши.
... 1995 елдан Римма Фавит кызының хезмәт юлы шәһәребез белән бәйле. Нәкъ шушы чордан ул 2нче стационарның кабул итү бүлегендә дежур шәфкать туташы булып эшли башлый. Аның тырышлыгын, үз эшен яратып башкаруын күреп, бүлекнең урта медицина хезмәткәрләрен җитәкләргә тәкъдим итәләр. Шул рәвешле, ул 2000 елдан өлкән шәфкать туташы вазыйфасын башкара.
«Театр кием элгеченнән, ә стационар кабул итү бүлмәсеннән башлана», диләр. Чыннан да, пациентларны беренче булып нәкъ шушы бүлек хезмәткәрләре каршылый, авыруны билгели. «Кабул итү бүлеге — дәваханәнең беренчел буыны, — ди Римма ханым да. — Аның аша бөтен авырулар үтә. Аларны игътибарлап карап, беренчел диагностика үткәрү зарур. Кирәкле гамәлләр башкарылгач, таләп ителгән очракта пациент дәвалануга җибәрелә. Әйткәндәй, без кардиология, неврология, күз-колак авырулары, токсикология, онкология бүлекләре белән бәйләнештә эшлибез».
Римма Фавит кызы бүген бүлек эшчәнлеген оештыру, яшьләрне тәрбияләү, эш нечкәлекләренә төшендерү белән мәшгуль. Ул һөнәри осталыгы, бетмәс-төкәнмәс көч-куәте, кешелеклелеге белән пациентларның да, җитәкчеләрнең дә, хезмәттәшләренең дә ихтирамын яулаган. «Бүлектә күпчелектә яшьләр эшли. Алар даими алышынып тора. Бу эш күләменең зурлыгы, киеренкелегенә бәйле. Әлбәттә, тәҗрибәле хезмәткәрләр яңа эшкә килүчеләргә һәрчак ярдәмгә килергә, киңәш бирергә әзер. Бу уңайдан баш шәфкать туташы Ольга Борисовна Гордеевага да рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Хезмәт- кәрләрне укыту-өйрәтүгә зур көч сала ул», — ди Римма ханым.
38 еллык хезмәт стажына ия булган мәкаләм героеның фидакарьлеге күп тапкырлар шәһәр хаки- миятенең, дәваханә администрациясенең, Башкортстанның медицина хезмәткәрләре профсоюзының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре белән билгеләнгән. 2013 елда аңа БР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылган, ә 2017дә Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы исеме бирелгән.
Римма ханым эшендә яхшы белгеч булса, өендә уңган хуҗабикә, яраткан әни һәм дәү әни дә. Мәкаләм герое камыр ризыклары әзерләргә бик һәвәс, якыннарын тәмле нигъмәтләр белән сыйларга ярата ул. Нурлы йөзле, зифа сынлы ханымга карап, аның инде өч оныгы булуына ышанмыйчарак та торасың. Моның сере нәрсәдә икән? Минем уемча, бу тормышны, кешеләрне яратуына да, яңа туган көнгә ихлас шатлана белүенә дә бәйледер...
Римма Фавит кызын һәм барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, иминлек, эшләрендә уңышлар, рәхмәтле пациент- лар телисе килә.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Читайте нас: