Туберкулез чире үзенең җитдилеге буенча СПИД, ВИЧтан кала икенче урында тора.
Бүгенге социаль-икътисадый кризис чорында ул аеруча зур куркыныч тудыра. Ачык формадагы туберкулез белән авыручының йогышлы чирне елына 10-15 кешегә йоктыру хәвефе бар. Бу авыру йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һава-тамчы юлы аша күчәргә мөмкин. Шикәр диабеты, бронхит, гастрит, ашказаны җәрәхәте, шулай ук ВИЧ, гепатит белән авыручыларның аны йоктыру куркынычы зур. Шикәр чирлеләр туберкулез белән 5-10 тапкырга ешрак авырый (күпчелеге 20-40 яшьлек ир-атлар).
Туберкулезның билгеләре нинди? Авыру кайбер очракта сиздерми генә башлана: тиз ару, аппетит һәм йокы начараю, бераз ютәл күзәтелергә мөмкин. Ә кайчагында туберкулез кинәт башлана: тән температурасы 37-38 градуска күтәрелә, хәл бетә, ютәл көчәя, какырык килә башлый. Авыру төнлә тирләп уяна, грипп яки үпкә ялкынсынуы дип хаталана. Туберкулез кан төкерү белән дә башланырга мөмкин. Авыруның тагын бер билгесе — чамадан тыш ябыгу. Шуңа да аны халыкта элек «чахотка» дип йөрткәннәр.
Туберкулез йоктырудан ничек сакланырга? Иң яхшы профилактика — вакытында вакцинация ясату. Манту пробасы бала тугач 3-7 көннән соң ясала. Иммунитетны саклау өчен аны 7 һәм 14 яшьтә кабаттан ясату кирәк. Шуңа күрә әти-әниләр прививкалардан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин икәнен аңларга тиеш. Өлкәннәр арасында чирне башлангыч чорда ачыклауда төп ысул — флюорография. Организмның табигый каршы торучанлыгы нык булса, туберкулез куркынычы янамый. Хезмәт белән ялны чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту — барысы да чиргә каршы киртә булып тора. Үткән гасырда белгеч-фтизиатрлар «тук кеше туберкулез белән авырмаячак» дип әйтәләр иде. Димәк, кеше ач йөрергә тиеш түгел, аз-азлап булса да еш ашарга кирәк.