Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 март 2019, 12:43

Туберкулез — дөнья күләмендәге афәт

Һәр ел саен 24 март — Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Һәр ел саен 24 март — Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
Ул куркыныч авыруга игътибарны арттыру, халык арасында аңлату-кисәтү эшен алып бару максатын күзаллый. Куркыныч чирне булдырмау өчен гигиена таләпләрен саклау, сәламәт тормыш алып бару, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, шулай ук яше җиткән һәр кешегә даими рәвештә флюорография үтү, вакцинация ясату мөһим.
Бүгенге көндә шәһәрнең туберкулезга каршы көрәш диспансерында 75 кешегә исәпләнгән стационар бүлеге эшли. Узган елда анда 300 кеше дәваланган, шул исәптән, Октябрьский шәһәреннән — 150; Туймазы районыннан — 91, Бакалыдан — 26, Шараннан — 20, Ярмәкәйдән 13 кеше. Авыруларның күпчелеге хезмәткә яраклы яшьтәге эшсезләр (12 кеше — 91,6%), аларның дүртесе — туберкулез буенча инвалид.
Пациентларны дәвалауда химиотерапиядән тыш, физиотерапия (ингаляция, электрофорез, лазер, УВЧ һ. б.) кулланыла. Шулай ук патогенетик дәвалау чаралары каралган — гормоннар, антиоксидантлар, витаминнар һәм башкалар.
Диспансерда авыруларны комплекслы тукландыру РФ сәламәтлек саклау министрлыгы приказларына ярашлы оештырыла.
Искәрмә: 21-22 мартта, 09.00-17.00 сәгатьтә Октябрьскийның туберкулезга каршы көрәш диспансерында бушлай кан-бәвел, шулай ук сулыш юлларыннан һәм үпкәдән бүленеп чыга торган лайлалы эрен (какырык) анализлары тапшырырга, күкрәк читлегенә рентген ясарга, флюорография үтәргә мөмкин.
Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз, йогышлы авырулардан сакланыгыз!


Х. ШӘЙМАРДАНОВА,
югары категорияле табиб-фтизиатр.
Читайте нас: