Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 март 2019, 12:21

Табибларга ярдәмгә — заманча аппаратлар!

Шәһәребезнең балалар хастаханәсенә Philips һәм Samsung компанияләре җитештерүендәге ультратавышлы заманча ике яңа аппарат кайтарылды.

Шәһәребезнең балалар хастаханәсенә Philips һәм Samsung компанияләре җитештерүендәге ультратавышлы заманча ике яңа аппарат кайтарылды.
Медицина җайланмалары «Башкортстан Республикасында балалар поликлиникаларының һәм медицина оешмаларының балалар хастаханәләре бүлекчәләренең матди-техник базасын үстерү» максатлы программасы кысаларында сатып алынган.
Чит илдә җитештерелгән заманча УЗИ-сканерлар нәрсәсе белән үзенчәлекле? Алар «премиум» төркеменә керә, ягъни сурәт чагылышын һәм аңа бәйле тикшерү сыйфатын яхшыртуга сәләтле өстәмә гамәлләргә ия. Медицина җайланмалары шулай ук көчле датчиклар белән җиһазландырылган, заманча программалар һәм ресурслар тиз һәм сыйфатлы диагностика үткәрергә, авыруларны башлангыч чорында ачыкларга, төгәл диагноз куярга һәм вакытында дәвалау билгеләргә мөмкинлек бирә. Әйткәндәй, аппаратларның берсе күчерелмә, ягъни аны үзең белән йөртергә уңайлы.
Бүгенге көндә балалар хастаханәсе белгечләре яңа аппаратларны гамәлдә куллануга керешкән дә инде. Функциональ һәм ультратавышлы диагностика бүлеге табибы Ринат Саттаров медицина җайланмаларына югары бәя бирә. Ул аппаратлар белән эшләүдә белемен камилләштерү максатында Уфада укуларда һәм конференциядә булып кайткан. «Яңа УЗИ-сканерларда эшләве бик уңайлы, — ди табиб. — Алар ярдәмендә күптөрле гамәлләр башкарып була. Мәсәлән, баш мие, шулай ук ашказаны асты бизе, бөерләр һәм башка эчке органнар эшчәнлеген, йөрәк-кан тамырлары системасын тикшерергә, доплерография үткәрергә мөмкин».
... Сәламәтлек саклау өлкәсе республика һәм шәһәребездә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Аеруча, яшь буынның сау-сәламәт үсүе җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә балалар хастаханәләрендә кулланылучы тикшерү аппаратларының яңартылуы, медицина хезмәтләренең сыйфаты артуы куандырмый калмый. Әлбәттә, бу өлкәдә эшлиселәр күп әле, мәсәлән, иң беренчел бурыч булып табибларга чиратларны киметү тора. Сер түгел, бүген үзеңә кирәкле белгечкә эләгү өчен чын мәгънәсендә «сират күпере»н үтәргә туры килә. Моңа без яңа аппаратлар белән танышырга барган көнне тагын бер кат инандык. Регистратурага тезелгән чират тышкы ишек төбенә кадәр үк сузылган иде...
Мондый күренешләрне киметү максатында дәүләт дәрәҗәсендә даими эшчәнлек алып барыла, әмма бу гына аз, тәү нәүбәттә үз өстебездә дә эшләү зарур...

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: