Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 март 2019, 12:43

Халык кырыла, сугыштагы кебек...

Русиядә узган ел онкология авыруларының 617 мең очрагы ачыкланган.

Русиядә узган ел онкология авыруларының 617 мең очрагы ачыкланган.
Бу 2017 елга караганда 20 меңгә күбрәк. БР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 82 мең ямам шеш авырулы кеше исәптә тора. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң үлемгә китерүче сәбәпләрдән рак икенче урында тора. Соңгы биш елда бездә онкология авырулылар 23 %-ка арткан. 2017 елда Башкортстанда рактан 7262 кеше үлгән, 2018 елда рак чирлеләр саны 3,7 %-ка арткан. Дәвалау учреждениеләрендә онкологлар җитешми, бүген 191 табиб шушы белгечлек буенча эшли, тагы 46 белгеч таләп ителә. Тәэмин ителеш 100 мең халыкка 4,7 табиб тәшкил итә. Табиб-белгечләрдән тыш, бу афәтне җиңү өчен махсус программалар булдырып, халык арасында профилактика эшен оештырырга кирәк, ил һәм республика күләмендә.

Читайте нас: