Халыкта бик кызыклы әйтем бар: «Тегүче дә, уручы да, курайда уйнаучы да». Ул бөтен яклап та килгән, оста-булдыклы кешегә карата әйтелә. Нәкъ менә бүгенге мәкаләм герое кебек.
Шәһәр дәваханәсенең 2нче стационарында хезмәт куючы медицина белгече Альберт Фахразовның исеме күпләргә таныштыр. Тормышын кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган ир-егет бихисап һөнәрләргә ия. Ул үзе турында артык сөйләргә яратмаса да, очрашу барышында төрле яклап ачыла барды, күзгә бәрелеп бармаган, әмма шәфкать- лелек тулы игелекле гамәлләре белән күңелдә чын соклану тудырды...
Альберт Сәдит улы бүгенге көндә берьюлы 4 юнәлеш буенча эшли — анестезиолог-реаниматолог, неонатолог, нефролог, функциональ диагностикалау бүлеге табибы да ул. Укытучылар гаиләсендә туып-үскән егет ничек сәламәтлек саклау өлкәсенә килеп кергән икән?
«Медицинаны сайлавыма кечкенәдән биология фәнен яратуым, табигать белән кызыксынуым этәргеч булгандыр, — ди Альберт. — Әмма табиб һөнәренә мәхәббәт тәрбияләве өчен тәү чиратта әнием — Гөлфирә Мөсәлим кызына рәхмәтлемен. Мин 9нчы сыйныфны тәмамлагач, 3нче мәктәп нигезендә ачылган эксперименталь медицина классына документларымны илтеп тапшырган ул. Нәтиҗәдә, укуны шунда дәвам иттем. Мәктәптә һәм медучилищеда педагогларыбыз бик көчле иде, киләчәктәге хезмәт уңышларымда алар биргән белем-тәрбиянең өлеше зур дип уйлыйм.11нче сыйныф белән беррәттән медучилищеның 1нче курсын да бетердем. Кызганычка каршы, эксперименталь класс берничә елдан ябылды».
Яшь белгечнең хезмәт юлы 1998 елда, Октябрьский шәһәр дәваханәсенең 2нче стационарында — медбрат булып кардиология бүлегендә башлана. Бер елдан Альберт БДМУның педиатрия факультетына укырга керә. 2003 елдан Республика балалар дәваханәсендә яңа туган сабыйларның реанимация бүлегендә медбрат булып эшли. Ике елдан анестезиология-реаниматология буенча интернатура үтә. Бу дәвердә Башкортстанның төрле төбәкләрендә яшәүче авыру балаларга ярдәм күрсәтә. Еш кына Октябрьскийда да була, нәни пациентларның сәламәтлеген кайгырта. Ә инде 2010 елда анестезиолог-реаниматолог сыйфатында туган шәһәренә эшкә кайта. Реанимация бүлеге алты кешегә исәпләнгән, биредә авыр хәлдәге пациентлар, мисалга, яман шеш, шикәр чире, пневмония, шулай ук катлаулы гинекология авыруларына дучар булучылар дәвалана. Әңгәмәдәшем сүзләренчә, бүлек белгечләренә кайбер төннәрдә 3-4, ә тәүлек эчендә 6-7шәр операция үткәрергә туры килгән вакытлар да була. «Көндез — диагностика, төнлә — реанимациядә кизү торам, — ди ул. — Берничә белгечлек буенча эшләсәм дә, мин тәү чиратта күңелем, бар булмышым белән реаниматолог булып калам».
— Альберт, анестезиолог-реаниматолог эше нәрсәдән гыйбарәт?
— Бу өлкәдә эшләүчеләрнең физиология, патофизиология, фармакология, гомумән, медицинаның барлык бүлекләрен дә яхшы белүе зарур. Анестезиолог төпле белемле, тәвәккәл, җитез булырга, дөрес карар кабул итә белергә тиеш. Аның төп бурычы — авыруның хәвефсезлеген тәэмин итү, наркоздан соңгы катлаулыкларны булдырмау. Ул операция барышын күзәтүдә тота, пациентның авыр- туны сизмәве, селкенмәве, кан басымының тотрыклылыгы, башка әһәмиятле функцияләр өчен җавап бирә.
— Наркоз зарарлымы, аңардан куркырга кирәкме?
— Бүгенге көндә анестезиологиядә заманча препаратлар кулланыла. Алардагы матдәләр кеше организмыннан тиз арада чыгып бетә, тәэсирләре дә артык көчле түгел. Мәсәлән, кесарев киселеше вакытында ешрак спиналь яки эпидураль анестезия кулланыла. Бу наркоз төре сабый өчен дә, хатын-кыз өчен дә иң кулай, хәвефсез санала. Шулай да, кайбер кешеләрдә наркоздан курку хисе була, алар шул сәбәпле хәтта операциядән баш тартырга мөмкин. Моны искәртү өчен тәү нәүбәттә табиб һәм пациент арасында ышаныч тойгысы булдыру, шулай ук тиешле мәгълүматны җиткерү мөһим. Кайбер очракта мәгълүмат азлыктан шундый курку-шикләнүләр туа да инде.
— Нинди очракларда наркоз кулланудан баш тартырга мөмкин?
— Әгәр кискен хәл булса, ягъни кешене коткару өчен тиз арада операция ясау таләп ителсә, анестезиясез берничек тә булмый. Ә менә планлы операцияне хроник авырулар көчәйгәндә, ОРВИ, грипп белән чирләгәндә, йөрәк авыруы көчәйгәндә, кан басымы кисәк күтәрелгәндә кичектереп торырга була.
— Анестезиологларны «күренмәс фронт батырлары» диләр, бу нәрсәгә бәйле?
— Гадәттә, пациентлар безнең кулга килеп «эләккәндә» бик авыр, кайчагында аңсыз хәлдә була. Шул сәбәпле алар күпчелектә безнең эшне күрми-сизми дә кала. Анестезиолог белән авыруның якын туганнары гына аралаша.
Альберт ия булган тагын бер белгечлек — нефролог эше турында сөйләшүгә күчәбез. «2011 елда 2нче стацио- нарда амбулатор гемодиализ үзәге ачылды. Гемодиализ бөерләр үзаллы эшли алмаганда ярдәмгә килә. Әлеге гамәлне атнасына ким дигәндә өч тапкыр үтү зарур, — ди табиб. — Элек авыруларга мондый ярдәм башкалада, шулай ук Бәләбәйдәге гемодиализ бүлегендә генә күрсәтелде. Бу әлбәттә бик уңайсыз иде, аеруча җитди бөер авыруларына дучар булучылар өчен. Шуңа күрә шәһәребездә заманча җиһазландырылган гемодиализ үзәге ачылуын күпләр зур шатлык белән кабул итте. Бүлектә табиб, шәфкать туташларыннан тыш инженер да хезмәт куя. Андрей Витальевич Булгаков су әзерләү системасы, канны агулы матдәләрдән чистарту аппараты эшчәнлеге өчен җаваплы.
Гадәттә, бөерләр диабет, пиелонефрит, гипертония кебек авырулар нәтиҗәсендә зур зарар күрә. Организм арытаба тереклек итсен өчен гемодиализ билгеләнә. Соңгы елларда пациентлар арасында яшьләрнең күбәюе аеруча борчу тудыра. Шулай да, авыруларның хәлен, яшәү рәвешен җиңеләйтү, савыгуга өметләрен арттыру өчен үзәктә барысы да эшләнә. Ул ачылганнан алып, 10-15 авыруга сау-сәламәт бөерләр күчереп утыртылды. Шәхси оешма булса да, пациентларга хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Чөнки аларның әлеге процедура өчен түләү мөмкинлеге юк. Уйлап карагыз, бер процедура якынча 10 мең сум тора, димәк атнасына 30 мең кирәк! Авырулар табибларда тикшерү үтеп, безгә юллама белән килә. Әлбәттә, гемодиализ панацея түгел, әмма ул кешенең гомерен бераз озайтырга, аңа трансплантацияне көтеп алырга мөмкинлек бирә».
2017 елдан Альберт Сәдит улы функциональ диагностикалау бүлегендә эшли башлый. Моның өчен Уфада 4 ай укып кайта. Табиб сүзләренчә, бүлектә ЭКГ, ЭХО-КГ, ЭЭГ һ. б. диагностикалау ысуллары ярдәмендә йөрәк-баш авырулары тикшерелә. «Югары технологияләргә көйләнгән медицина аппаратлары катлаулы авыруларны башлангыч чорында ук ачыкларга, аларны кисәтергә булыша, — ди белгеч. — Мисалга, Тредмил-тест җайланмасын алыйк. Элек ул «велосипед» рәвешендә иде, бүген аны заманча «узышу сукмагы» («беговая дорожка») алыштырды. Тикшерү 3 өлештә үтә, диагностика барышында йөкләнеш арта бара. Бу вакытта табиб пациентның торышын ЭКГ күрсәткечләре аша күзәтә. Аппарат гади тормышта үзен сиздермәгән үзгәрешләрне дә (мәсәлән, йөрәктәге тайпылышларны) күрсәтә».
Альбертның неонатолог белгечлегенә дә ия булуын әйтеп үткән идем. Аның үз тарихы бар. Яңа туган, вакытыннан алда дөньяга килгән сабыйларга тернәкләнеп китәргә булышу, аларның сәла- мәтлеген яхшырту теләге белән янып яшәүче егет неонатолог һөнәрен үзләштерергә ниятли. Моның өчен Санкт-Петербургка юллана. Әмма бу дәвердә тормышында билгеле борылыш була. Авырлыкларга юлыкса да, максатчан егет неонатолог сертификатына ия була. Бүген ул перинаталь үзәктә дәваланучы нәниләргә дә ярдәм күрсәтә...
Төп хезмәтеннән тыш, Альберт стационарда профком рәисе булып тора. Бәйрәм-юбилейларны оста оештыручы да, җыр-бию, уен-көлке белән күңелләрне күтәрүче дә ул. «2011 елдан Медицина хезмәткәрләре көненә фестивальләр оештырабыз, театр тамашалары, мюзикллар әзерлибез, — ди Фахразов. — Моннан тыш кросс, йөгереш, атыш кебек спорт ярышларында актив катнашабыз. Яңарак республика күләмендәге чаңгы узышларында булып кайттык, 47 команда арасында 7нче урын яуладык. Әйткәндәй, март ахырында медицина оешмалары арасында спартакиада үткәрүне планлаштырабыз. Анда Октябрьский төбәгенә караган 7 район коман- далары катнашуы көтелә. Акыл уеннарыннан да читтә калмыйбыз. Мисалга, соңгы арада аеруча танылу алган квиз-плизда перинаталь үзәк, балалар хастаханәсе, безнең стационардан берничә команда даими көч сыный. Соңгы елларда балалар хастаханәсендә 1нче сыйныфка укырга баручылар өчен бәйрәм чаралары үткәрә башладык. Гадәттә, Яңа ел тамашасына балаларга ДДЮТга билетлар ала идек. Быел бәйрәмне үзаллы оештырырга булдык, моның өчен 2 сәгатьлек программа әзерләдек. Анда малайлар-кызлар өчен уен-күңел ачу чаралары оештырылды. Мин Кыш Бабай булдым. Хезмәттәшләр белән концерт-театрларга да йөрибез, моның өчен алдан билетлар хәстәрләп куям. Мәдәни, спорт чараларында катнашу көндәлек эштәге «яну», стресслардан арыну өчен файдалы. Моннан тыш, алар үзара хезмәттәшлекне көчәйтү, тәҗрибә уртаклашу, коллективны тагы да бердәм итү өчен кирәк».
... Бүгенге көндә 2нче стационар да, андагы бүлекләр дә күп үзгәрешләр кичерә. Заманча җиһазлар белән тәэминат арта, яңа юнәлешләр булдырыла. Кешеләр сәламәтлеген кайгырту өстендә көчле белгечләр, чын һөнәр ияләре эшли. Альберт Сәдит улы — шундыйларның берсе. Ул һәр кешенең күңеленә ачкыч табарга, өмет салырга сәләтле. Хезмәттәшләре белән берлектә күп гомерләрне саклап кала ул...