Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 февраль 2019, 13:09

Халык сәламәт булырга тиеш!

Президент Владимир Путинның еллык Юлламасында сәламәтлек саклау юнәлешендә стратегик бурычлар билгеләнде.

Президент Владимир Путинның еллык Юлламасында сәламәтлек саклау юнәлешендә стратегик бурычлар билгеләнде.
20 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. Анда сәламәтлек саклау темасы да күтәрелде.
2020 ел ахырына кадәр Русиянең барлык торак пунктларында да, илдә яшәүче барлык гражданнар өчен дә медицина ярдәме куллана алырлык булырга тиеш, диде ул.
Бу уңайдан «Русия патриотлары» Бөтенрусия сәяси партиясенең республика бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимов үз фикерен белдерде.
— Президент дөрес юнәлешкә нигез сала. Ул чыгышында эчке проблемаларны ассызыклады. Чынлап та, безнең республикада да сәламәтлек саклау өлкәсендә хәл ителәсе эшләр күп. Президент әйткән чиратлар, кирәкле тикшеренүне тиз һәм бушлай узу мөмкинлеге юклыгы безнең Башкортстанга да кагыла. Алда эшләнәсе эшләр бик күп, — диде ул.

Читайте нас: