Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 февраль 2019, 15:52

Шәһәребездә онкология үзәге ачыла

Алдагы өч елда Башкортстанда 13 онкология амбулатор ярдәм үзәге төзеләчәк.

Алдагы өч елда Башкортстанда 13 онкология амбулатор ярдәм үзәге төзеләчәк.
Уфа, Октябрьский, Нефтекама һәм Күмертауда шундый үзәкләрнең быел ук ачылуы планлаштырыла. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгының төп штаттан тыш онкологы Руслан Солтанов Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә арналган матбугат конференциясендә белдерде.
«Яңа амбулатор ярдәм үзәкләрен элекке муниципальара медицина яман шеш үзәкләрендә ачабыз, бу бөтен республикада медицина хезмәтләндерүен оештырырга мөмкинлек бирергә тиеш», — диде Солтанов.
Шулай итеп, төбәкнең онкология хезмәте яман шешләрне иртәрәк ачыкларга һәм даруларны авырулар яшәгән җиргә якынрак урыннарда бирергә ниятли.
Искәрмә: республикада онкология авырулары белән хәл торышы кискен килеш саклана. Төбәктә 11 балалар һәм 46 өлкәннәр онкологы җитешми.

Читайте нас: