Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 февраль 2019, 17:26

Сәламәт тешләр — матур елмаю!

Сау-сәламәт, төзек тешләр һәркемдә ихлас соклану тудыра. Мәрҗәндәй тезелеп киткән тешләргә ия булучыларның елмаюы да матуррак, чагурак күренә.

Сау-сәламәт, төзек тешләр һәркемдә ихлас соклану тудыра. Мәрҗәндәй тезелеп киткән тешләргә ия булучыларның елмаюы да матуррак, чагурак күренә.
Тешләр үзләренең иясе, аның сәламәтлеге турында шактый киң мәгълүмат бирә ала. Еш кына кариес, пародонтит, гингивит кебек авырулар организмдагы катлаулы чирләр турында, мәсәлән, остеопороз, шикәр диабеты, герпес вирусы, иммунитетның какшавы, файдалы витаминнар җитешмәве һ. б. турында хәбәр итә. Шуңа күрә тешләрне дәвалаганда, гомуми сәламәтлек торышын да кайгыртып тору зарур.
9 февральдә билгеләнүче һөнәри бәйрәм уңаеннан шәһәребезнең стоматология дәваханәсенең 2нче терапия бүлегендә хезмәт куючы табиб-стоматолог-терапевт Зөһрә Бондяева белән очраштык. Зөһрә Хакиевнаны хезмәттәшләре яратып, үз итеп безнең «палочка-выручалочка» дип атый. 2нче терапия бүлеге мөдире Әлфия Гыйззәтуллина сүзләренчә, ул иң катлаулы, башкалар алынмаган очраклар белән эшли, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер.
Зөһрә Хакиевна белән тешләрне тәрбияләү, аларны дәвалау турында әңгәмәләшеп алдык.


— Стоматология өлкәсендә кайчаннан хезмәт куясыз?
— Алма-Ата дәүләт медицина институтының стоматология факультетын тәмамладым, Мәскәүдә билгеле профессор-академиклар кул астында белемне камилләштердем. Октябрьскийда 1981 елдан эшлим. Башта гади табиб, соңрак дәвалау-профилактика бүлеге мөдире булдым. Стоматологиянең хирургия бүлегендә эшләгән елларда иң җитди авыруларны кабул итә идек. Теш казнасы сынган яки тешләре тулган шеш (флегмона) белән зарарланган очраклар да безнең карамакта булды.

— 2нче терапия бүлегенең эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
— Биредә профилактик эш алып барыла, хирургик һәм терапевтик дәвалау буенча кичектергесез ярдәм күрсәтелә.

— Бүгенге көндә стоматология өлкәсе нинди үзгәрешләр кичерә?
— Элекке чор белән чагыштырганда, яңарышлар бик күп. Бу заманча технологияләрнең киң кулланышка керүенә бәйле. Хәзер без эшләгән аппаратуралар күпкә җайлырак, теш бораулау машинасының тизлеге күбрәк, каналларны дәвалау җайланмалары да уңайлырак. Шулай ук авыртуны баса торган карпульләштерелгән анестетиклар кулланылуын, тешләр сыйфатлы фотополимерлы пломбалар ярдәмендә ямалуын билгелисе килә.

— Теш агарту модасына карашыгыз?
— Әгәр уртларда таш булса, тешләргә кунык утырса, бу кариеска, уртлар үзеннән-үзе ашалуга китерә. Мондый очракта табибка мөрәҗәгать итеп, чистарту чаралары куллану кирәк. Ә инде махсус ысул белән агартуга килгәндә, моның белән мавыкмаска киңәш ителә. Чөнки ул еш кына эмальны бозуга китерә.

— Өй шартларында тешләрне ничек тәрбияләргә?
— Щетка сайлаганда тешләрнең торышына карарга кирәк. Бу очракта табиб белән киңәшләшү дә яхшы. Теш пастасын әле үләннәр, әле минераллар кушып эшләнгәннәре белән аралаштырып куллану файдалы. Тешләрне көненә ике тапкыр: иртәнге аштан соң һәм кич, йоклар алдыннан чистарту зарур.

— Тешләрне тәрбияләүдә киң таралган хаталар?
— Табибка мөрәҗәгатьне соңгы чиккәчә кичектерү. Бу стоматологның эшен катлауландыра, пациентның үзенә дә җиңеллек китерми. Тешләр уңай халәттә булса да, елына бер тапкыр мотлак рәвештә табибка күренергә кирәк. Соңгы кагыйдәне кече яшьтән өйрәнү мөһим. Ә бездә ничек? Күпчелектә авыртуның иң көчәйгән мәленә кадәр түзә халык, янәсе, табибка барырга курка...

— Дәвалануга килгән кешенең эчке халәтен, атап әйткәндә куркуын сизәсезме?
— Әлбәттә, табиб пациентның кичерешләрен тоеп-сиземләп тора. Һәм тәү чиратта аны тынычландырырга тырыша. Шәхсән үзем мондый очракта әңгәмә башлыйм, авыртуны басучы даруларның тәэсирен тасвирлыйм.

— Теш табибы өчен иң мөһиме нәрсә?
— Үз эшеңне намуслы итеп башкару, чөнки пациентның сәламәтлеге, хәтта гомере дә моңа бәйле.

— Эшегездән канәгатьлек аласызмы?
— Әйе! Кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге миңа илһам бирә, эшкә бәйрәмгә килгән кебек ашкынып барам. Монда коллективның теләктәшлеге, үзара җылы мөнәсәбәт булуы да әһәмиятле. Без һәрчак бер-беребезгә ярдәмгә әзер, катлаулы очрак килеп чыкса, аны киңәшләшеп хәл итәбез. Бу уңайдан җитәкчебез Раиф Шамил улы Хаҗиевка олы хөрмәтемне белдерәсем килә. Коллективның бердәмлеге, үз эшенә таләпчән, җаваплы каравында аның өлеше зур. Совет чорында тәрбия алганнарга хас сыйфатларны югалтмый ул: кешеләрне матди хәле, җәмгыятьтәге урыны буенча аермый. Аның өчен һәр пациент тәү чиратта Кеше буларак мөһим, кадерле. Без дә җитәкчебез үрнәгендә эшлибез, кешелеклелек төшенчәсен алгы сызыкка куябыз

— Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез?
— Кешеләр теш табибларына даими рәвештә күренеп торсыннар иде. Безнең өчен иң зур байлык — ул бәхетле һәм рәхмәтле пациентлар. Тешләрегез сәламәт булсын, йөзегезне ихлас елмаю яктыртсын!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: