Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 гыйнвар 2019, 18:36

«Пакер» туплый иң сәләтлеләрне

Нефть-газ тармагы үсешенә 46 ел гомерен багышлаган Марат Хөснулла улы бүген шәһәребездә киң билгеле предприятиеләрнең берсе —«Пакер» фирмасында эшли.

Нефть-газ тармагы үсешенә 46 ел гомерен багышлаган Марат Хөснулла улы бүген шәһәребездә киң билгеле предприятиеләрнең берсе —«Пакер» фирмасында эшли.
Күптән түгел М. Әминев Русия Президенты В. Путин Указы нигезендә «Русия Федерациясенең атказанган уйлап чыгаручысы» исеменә лаек булды. Гаҗәеп хәл, әйтерсең лә барлык сәләтле, акыллы Маратларны үзенә туплаган бу «Пакер». Марат Нагуманов, Марат Шәйхетдинов, Марат Әминев...
Бүген гәзит укучыларыбызны Марат Әминев белән таныштырмакчыбыз.
Редакциягә Марат Хөснулла улы килгәч, аның белән сөйләшеп ничә сәгать утырганбыздыр, белмим, шундый киң белемле, сәләтле һәм тормыштагы һәр нәрсәгә үз карашы, фикере булган кызыклы шәхес булып чыкты ул. Барлыгы 53 уйлап чыгарылган эшләнмәнең, 13 файдалы үрнәкнең, 5 авторлык таныклыгының иясе икән дә үзе!
Тумышы белән Ырынбурның Новоорский районыннан булса да, 5 яшеннән гаиләләре Туймазыга күченә. Башта хәрбиләр өчен төзелгән баракта яшиләр, аннары үзәктән фатир ала Әминевлар. Кечкенә Марат Южная урамында урнашкан 5нче мәктәпкә укырга керә, аннары югары сыйныфларда 7нче мәктәптә белем ала. Әтисе гомер буе машина йөртүче булып, ә әнисе кәгазь фабрикасында эшли. Күңеле һәрвакыт техникага тартылган Марат мәктәпне тәмамлау белән һич икеләнеп тормый, күрше Октябрьский шәһәрендәге нефть техникумының «Нефть һәм газ скважиналарын эксплуатацияләү» бүлегенә укырга керә. Техника җене кагылган егет югары стипендия — аена 37 сум алып укый. «Уйлавымча, иң яхшы һәм сыйфатлы белемне мин техникумда алдым, шундагы белемнән гомерем буе файдаландым», — дип берничә кат әйтте Марат Хөснулла улы. Әлбәттә, кайларда гына һәм кем булып кына эшләмәсен, атказанган уйлап табучы Октябрьский нефть техникумында алган белеменә нигезләнә. Техникумны тәмамлау белән хәрби бурычын үтәргә китә. Ерак Көнчыгышта ракета гаскәрләрендә хезмәт итә, дивизия старшинасы була. 2 ел исән-имин хезмәт итеп кайтканнан соң, юллама буенча 1978 елда Түбән Варта шәһәренә китә. «Белозернефтегаз» нефть-газ чыгару идарәсенең «Төмәннефтегаз»ына урнаша. Биредә ул скважиналарны җир астында ремонтлау операторыннан алып начальник урынбасарына кадәр үрли. Заманасы шундый булган инде, тырыш кешене күрә белгәннәр, лаек вазыйфалар йөкләп, ышанычлы эшләр тапшырганнар. Түбән Вартада нефть техникумында укытучы да, КРС цехы начальнигы урынбасары, өлкән гыйльми хезмәткәр, баш инженер, фән буенча директор урынбасары... Хезмәт баскыч- ларының әле бу бер өлеше генә, барысын да санап чыгу өчен гәзитебез җитмәс иде. Кайда һәм кем булып кына эшләмәсен, Марат Хөснулла улы һәрвакыт үз алдына максат куеп, иҗади хезмәткә тартыла. Кайсыдыр механизмнарны үзгәртеп, яңа алымнар кертә, техник яңалыклар уйлап чыгара. 2007 елда бер күргәзмәдә якташы Марат Нагуманов белән очраша. Туган як та үзенә тарта, Марат Мирсәт улы да яхшы эш тәкъдим итә. Шулай итеп Марат Хөснулла улы Октябрьскийга кайта. «Мин — бәхетле кеше, — ди Марат әфәнде. —Тормышта гел яхшы, белемле кешеләр генә очрады. Алардан мин бик күп нәрсәгә өйрәндем. Шундый кешеләрнең берсе — Марат Нагуманов. Андыйлар турында борынгылар «Җирнең тозы» дип әйткәннәр. Менә мин дә аны шундый «тоз» дияр идем. Дөнья тоткасы икенче төрле әйткәндә. Бик төпле фикерле, эшлекле, сәләтле кеше. Эшкә батыр, иҗади кешеләрне күрә белә ул. Аның кебекләр тарихта эзле була. Нагумановтан башка мин уй-ниятләремне тормышка ашыра алмас идем. Моның өчен Марат Мирсәт улына зур рәхмәтлемен», — дип, тирән ихтирам белән әйтте ул җитәкчесе турында. Чынлап та, М. Әминев «Пакер» да эшләгән дәвердә 100ләп эшенең, 70кә якын уйлап чыгару, 36 фәнни мәкаләнең авторы була. Нефть чыгару буенча ике китабы дөнья күрә. Русиянең атказанган уйлап чыгаручысы 2012 елда «Ел инженеры» конкурсының лауреаты була. Моннан тыш 2013 елда «Русиянең нефть һәм газ комплексы үсешенә керткән өлеше өчен» медале белән дә бүләкләнә. Җитәкчелек аңлап, ярдәм-хуплау булмаса, боларның барысына да ирешүе авыр булыр иде, әлбәттә. Аңлый, күрә, тыңлый белә торган җитәкчеләргә мохтаҗ шул без! «Пакер»да бүген нәкъ шундый җитәкче. Шуңа күрә якын тирәдәге шәһәрләрдән, республикалардан һәм башка төбәкләрдән бирегә тәҗрибә уртаклашырга киләләр дә.
Малай тәрбияләүче аналарны һәм башка гәзит укучыларны да мондый үзенчәлекле кешенең бала һәм үсмер чагы ничек үтүе кызыксындырадыр дип, шул хакта сораулар бирдем.


— Бала чагыгызны хәтерлисезме?
— Мин бик шук малай булдым, һәрвакыт эләгеп торды үземә, әмма барыбер үземнекен эшли идем. Башкалар өчен дә күп очракта миңа эләкте.

— Кем булырга хыялландыгыз?
— Очучы булырга. Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романын бик ярата идем, аны берничә кат укыдым. Әкиятләр, сугыш турындагы китапларны да су кебек эчтем. Хәзер генә фантастика укуга күчтем.

— Нинди кылык өчен каеш эләккәнен хәтерлисезме?
— Әлбәттә! Сандалиема яңгырлы көннәрдә гел су кереп йөри. 4 яшь иде. Нишләргә? Уйладым да, зур бер кадак белән табанына тишекләр ясап чыктым. Минемчә, өстән кергән су астан чыгып китәргә тиеш иде. Фәнни фикер булган инде үземчә. Моны күргән әти-әнидән ярыйсы гына эләкте. Шуннан соң үз-үземә сүз бирдем, балаларым булгач, аларга бер дә кул күтәрмәячәкмен дидем. Һәм сүземдә тордым да. Ике улым һәм кызым, 3 оныгым бар. Берсенә дә кул күтәрмәдем.

— Сезне бүген иң борчыганы нәрсә?
— Бүген белем бирүнең сыйфаты бик түбән... Эшкә килгән яшьләрдән чыгып фикер йөртәм. Белем бирү сыйфатын һичшиксез күтәрергә, балаларның үзаллы эзләнү-уйлану күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен мәктәптән үк үстерергә кирәк. Бүген без ничек эшлибез, мәсәлән. Безгә яшьләр килә, аларны өйрәтәбез, укытабыз, ә алар өйрәнеп тә бетәләр, башка тармакларга китә башлыйлар. Бу табигый хәл, кеше үсәргә, үрләргә тиеш. Җаваплы, омтылышлы, иҗади эшләргә теләгән яшьләр аз дияр идем. Безгә урнашканчы алар каты сайлау үтә. Өлкән буын белгечләре тәҗрибәләрен яшьләргә тапшыра, яшьләр кемнәндер өйрәнергә тиеш бит инде. Шуңа күрә бездә бик өлкән конструкторлар да сафта.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА, фото Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.

Читайте нас: