Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 гыйнвар 2019, 18:48

Диспансерлаштыру үтәргә вакыт!

Диспансерлау — сәламәтлекне күзәтүдә тоту, тормыш сыйфатын яхшырту һәм үлем очракларын киметү өчен мөһим.

Диспансерлау — сәламәтлекне күзәтүдә тоту, тормыш сыйфатын яхшырту һәм үлем очракларын киметү өчен мөһим.
Аңа һәркем җитди карарга, сәламәтлекне кайгырту кешенең гадәтенә керергә тиеш. Нәрсәдер авырта башлаганны көтмәскә, тикшеренеп торырга кирәк. Бу күп авыруларны кисәтергә, иртәрәк ачыкларга, вакыт һәм акчаны янга калдырырга булыша.
Халыкны диспансерлаштыру 2013 елдан башланды. Күпләр аны үтте дә инде. Шунысы бар, бу тикшеренүгә тискәре караучылар да җитәрлек. Табиб кабул итүенә, анализлар тапшыруга көне буе чиратта утыру кемгә ошар? Өстәвенә, барысын да бер көндә генә үтеп бетеп тә булмый. Әмма соңгы елларда шәһәребездә вәзгыять яхшы якка үзгәрә сыман. Биредә хәзер диспансерлауны бер көндә, чиратларсыз, ыгы-зыгысыз үтеп була дигән фараз бар. Моның өчен тикшеренү тәртибен алдан белеп тору файдалы булачак.
Диспансерлауны кемнәр үтә ала?
Мәҗбүри медицина страховкалавы системасында теркәлгән, 18 яшьтән өлкәнрәк русиялеләр өч елга бер тапкыр түләүсез медицина тикшеренүе үтәргә хокуклы. Агымдагы елда 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920 елларда туучылар диспансерлаштыру уза.
Шунысы мөһим: медицина тикшеренүенә алдан язылу таләп ителми! Диспансерлаштыруны ял көнендә үтү мөмкинлеге, анализларга әзерләнү тәртибе белән 1нче шәһәр дәваханәсенең рәсми сайтында (http://www.oktgb1.ru/) танышырга, шулай ук 1нче поликлиникага 8 (34767) 6-25-50; 8 (34767) 6-65-90 телефоннары аша, яки 2нче поликлиниканың 8 (34767) 3-41-80 номерына шалтыратып белешергә була.


Нинди документлар кирәк?
Тикшеренүгә үзегез белән паспорт, мәҗбүри медицина страховкалавы полисы алыгыз. Шулай ук анкета сорауларына җавап бирәсе булачак, анысын хастаханәдә алырга мөмкин.
Файдалы киңәш: вакытыгызны сарыф итмәү максатында, 1нче шәһәр дәваханәсенең рәсми сайтыннан (http://www.oktgb1.ru/) яки «Туган як»ның ВКонтактедагы битеннән (https://vk.com/id317964226?w=wall317964226_1783%2Fall) анкета һәм диспансерлаштыруга ризалык кәгазен (анда исем-шәрифегез, теркәлү урыны һәм телефон номеры күрсәтелә) күчереп алырга һәм мәгълүматларны өйдә тутырырга мөмкин.

Кайсы кабинетларга керәсе?
1нче поликлиникада (Гоголь урамы, 10нчы йорт) эш көннәрендә, 08.00-18.00 сәгатьләрдә шәфкать туташлары постына, 46нчы профилактика бүлмәсенә (3нче катта урнашкан); 2нче поликлиникада (34нче микрорайон, 6/1 йорт) шул ук сәгатьләрдә 4нче профилактика кабинетына (1нче катта) мөрәҗәгать итәргә була.

Диспансерлаштыру тәртибе
Бер көндә эшне бетерү өчен пациент әзерлек белән килергә тиеш. Әзерлек бары тик диспансерлау үтүгә ач килеш, иртәнге 10.00 сәгатьтән дә соңламыйча килүдән гыйбарәт. Диспансерлау үтәргә килгән кеше поликлиникага керү белән инфоматтагы бер төймәгә баса һәм талон ала. Шул талон белән тиешле тәрәзәгә бара һәм аңа диспансерлау тәртибе төзелгән кәгазь бирәләр. Әлеге маршрут буенча кеше чиратларда тормыйча, анализлар тапшырып, тиешле кабинетларны үтеп чыга.

Нинди анализ һәм тикшеренүләр үткәрелә?
Диспансерлау узучының буе-авырлыгы, бил әйләнәсе озынлыгы, артериль басымы, гәүдә авырлыгы индексы үлчәнә, йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефе билгеләнә. Ул флюорография үтә, шикәр һәм холестерин күләмен (85 яшькәчә) билгеләү өчен канын тапшыра.
Иң ахырдан терапевт барлык тикшеренү, анализлар нәтиҗәсен ясап, пациентның нинди сәламәтлек төркеменә керүен билгели. Өстәмә тикшеренүләр кирәклеге ачыкланса, анда юнәлтәләр.
Читайте нас: