Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 гыйнвар 2019, 18:52

Республикада гриппның тәүге очраклары теркәлде

Роспотребнадзор Башкортстанда гриппның беренче очраклары теркәлүе турында хәбәр итә.

Роспотребнадзор Башкортстанда гриппның беренче очраклары теркәлүе турында хәбәр итә.
Аларның нинди шәһәрләрдә лаборатор расланган икәнлеге әйтелми. Шулай ук республикада вирус инфекцияләре белән чирләүчеләрнең артуы күзәтелә. Өлкәннәр арасында эпидемик чик 10% күтәрелде, ләкин хәл күзәтүдә тотыла.
Мәгълүматларга ярашлы, 12900 тирәсе кеше кискен респиратор вирус инфекциясе белән авырый, аларның 60% якыны — балалар. Бу декабрьгә караганда күпкә түбәнрәк. Яңа ел алдыннан республикада 18 меңләп кешегә шундый диагноз куелды.
Вакцинация үткәрү нәтиҗәсендә Башкортстанда авыру дәрәҗәсе түбән.
Белгечләр фаразлавынча, быел Башкортстанда грипп, ОРВИ авыруларының кискен чоры февраль-март айларында булачак.
Табиблар үзаллы дәваланырга киңәш итми. Авыруның тәүге билгеләре сизелү һәм температура күтәрелү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу балаларга да, өлкәннәргә дә кагыла. Моннан тыш, витаминнар һәм махсус препаратлар эчәргә мөмкин.
Гриппны кисәтү буенча киңәшләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Алар берничә: вируска каршы, шулай ук иммунитетны күтәрүче препаратлар кабул итү, вакциналану, эпидемия вакытында медицина битлегендә йөрү, диета, организмны чыныктыру, гигиена таләпләрен үтәү, кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышу. Иммунитетны күтәрүче һәм вируска каршы препаратлар белән сак булырга кирәк. Аларны профилактика максатында еш кулланырга ярамый, иммунитет моңа өйрәнергә һәм үзе «эшләми» башларга мөмкин. Ә менә нәкъ гриппны дәвалаучы препаратлар бик көчле һәм токсик эффектларга ия. Авыруны кисәтү өчен аларны куллану киңәш ителми. Ә авырган очракта мөмкин кадәр иртәрәк кабул итә башлау хәерле.
Күпләр матур рекламага алданып, температураны төшерүче һәм авыртуны басучы даруларны ала. Ныклап авырганда алар, әлбәттә, хәлне җиңеләйтә. Ләкин бу даруларны биш көннән дә артык эчәргә ярамый.
Эпидемия чорында гигиенага игътибар зур булырга тиеш: бүлмәне җилләтеп, кулларны, борынны даими юып тору мотлак. Вирус коры һавада яхшы саклана һәм тиз йога.
Дөрес туклану хакында да онытмыйбыз. Аксымга, витаминнарга бай ризыклар куллану организмның чиргә каршы тору көчен арттыра. Суган-сарымсак, имбир, лимонның файдасы да күптән исбатланган.
Әлбәттә, грипптан һәм ОРВИдан йөз процент саклаучы бер чара да юк. Ләкин югарыда телгә алынган таләпләрне үтәгәндә, үзенә һәм якыннарыңа игътибарлы булганда, һәркем авыруны йоктыру хәвефен киметә ала.

Читайте нас: