Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 декабрь 2018, 18:29

Яңа ел күчтәнәче

Ел тәмамланыр алдыннан шәһәр-район хастаханәләренә яңа ашыгыч ярдәм машиналары кайтты.

Ел тәмамланыр алдыннан шәһәр-район хастаханәләренә яңа ашыгыч ярдәм машиналары кайтты.
Федераль бюджет исәбенә алынган 23 махсус машина ачкычларын Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Л. Иванова белән БР Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы М. Забелин тапшырды. Ачкыч алучы бәхетлеләр арасында Октябрьский хастаханәсе баш табибы С. Иванов та бар иде. Автомашина шәһәргә кайту белән, табибларның шатлыгын уртаклашырга киттек.
— Яңа ел алдыннан чын-чынлап та күчтәнәч булды бу, — ди, баш табиб урынбасары Руслан Могыйнов. — Тәүге медицина ярдәме күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр дә күздә тотылган: юлда барганда ук капельница куеп, ЭКГ төшереп була, шулай ук үпкәләрне ясалма өрдерү аппараты, кислород, суыткыч бар. Җәрәхәтләнүчеләргә һәм бала табучыларга кирәкле җыелмалар белән дә тәэмин ителгән. Бер сүз белән әйткәндә, тәгәрмәчле кабул итү бүлмәсе бу.
Әлегә бу «күчтәнәч» эшкә керешмәгән, исәпкә куелып, номерлы булгач линиягә чыгачак. Фельдшерлар бригадасы ул көнне зур түземсезлек белән көтә.
— Моңа кадәр дә безнең яхшы җиһазланган чит ил машиналары бар иде, әмма монысы бөтенләй шәп, — дип сүзгә кушылды фельдшер Рөстәм Зәкиев. — Үзебезнең илдә эшләнүгә карамастан, монда төрле очракларда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле нәрсә бар. Кондиционерлар куелган, димәк, җәйге эссе көннәрдә салкынча, кышкы салкын көннәрдә җылылык көйләргә була. Монысы да бик мөһим безгә дә, авыруларга да. Тагы бер яңалык, автоматик рәвештә каталканы салонга кертмәле баскыч. Авыруларны үзебезгә күтәреп кертергә туры килмәячәк дигән сүз.
Мәгълүм булуынча, әлегә шәһәребез халкын 16 ашыгыч ярдәм машинасында 6 бригада хезмәтләндерә. Махсус машиналар паркы 80 процентка тузган. «Шушының кебек тагы 4-5 машина кайтса, безгә бик яхшы булыр иде», — дигән теләкләрен дә әйтте табиблар. Яңа ел алдыннан яхшы теләк бу, кем белә, ә бәлки 2019 елда бу теләк тормышка да ашар әле! Амин, шулай булсын!

Юлия Дәүләтбаева.
Аида Ханнанова фотолары.
Читайте нас: