Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 декабрь 2018, 12:48

Өр-яңа медицина җайланмасы кайтты!

Октябрьскийда сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү юнәлешендә күләмле эш башкарыла.

Бу уңайдан шәһәр хастаханәләренә заманча техника, аппаратлар кайтарыла, медицина объектлары төзекләндерелә, яңа программалар гамәлгә ашырыла.
Шушы араларда 1нче шәһәр дәваханәсендә соңгы буын ультратавышлы сканер эшли башлады. Samsung Medison HS70А медицина җайланмасы Октябрьскийда һәм тирә-як районнарда яшәүче авырлы хатын-кызларга төгәл һәм вакытлы диагностика үткәрергә ярдәм итәчәк.
Мәгълүматлар буенча, күпюнәлешле аппарат 1нче дәваханәнең ультратавышлы диагностикалау бүлегенә ике атна элек кайтарылган. Ул тәү чиратта 10-14 атналык йөклелеге булган беренче скринингны узучы хатын-кызларны тикшерүгә тәгаенләнгән.
Бүгенге көндә югары класслы Samsung Medison аппаратында диагностикалау эше тулы куәтенә бара. Яңа җиһазны үзебез күреп кайту өчен дәваханәгә юл алдык. Безне ультратавышлы диагностикалау табибы Рәйсә Гыйниятуллина каршы алды. Ул аппарат турында мәгълүмат бирде.
— Samsung Medison HS70А элеккеге җиһазлардан отышлы аерылып тора, — ди Рәйсә Камил кызы. — Беренчедән, ул югары сыйфатлы, ачык сурәт ясарга сәләтле. Бу үз чиратында яралгының баш һәм арка миендәге, корсак куышлыгындагы тайпылышларны алдан ук күрергә ярдәм итә. Икенчедән, 3D и 4D-форматтагы сурәтләү сканерның мөмкинлекләрен тагы да арттыра. Күп сандагы функцияләр иң катлаулы җирдә урнашкан структураларның да чагылышын яхшырта, аны төрле төсләрдә күрсәтә, автомат рәвештә яралгының бит һәм тән төзелеше үзенчәлекләрен экранга чыгара.
Әлеге вакытта Башкортстанның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәрберсенең бәясе 10 млн сумга якын торган 7 данә Samsung Medison HS70А медицина җайланмасы бар. Шәһәребезнең ультратавышлы диагностикалау бүлегенә ул республика бюджеты чаралары хисабына алынган.


Лилия Габитова, автор фотосы.
Читайте нас: