Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 декабрь 2018, 18:58

ВИЧ һәм СПИД турында нәрсә беләбез?

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләнде.

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләнде.
«Роспотребнадзор» идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген республикада 21 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле кеше исәпләнә, шуларның 13 меңгә якыны — ир-ат, 8 меңгә якыны — хатын-кыз. Халыкның бу өлкәдәге мәгълүматлылыгын тикшерү йөзеннән сораштыру үткәрдек.


Алинә, 37 яшь:
— ВИЧ — куркыныч һәм җитди авыру. Кайберәүләр үзләренең чирле булуын белә торып, икенче кешеләргә йоктыра һәм аларның гомерләрен куркыныч астына куя. Бу очракларны кабул итеп булмый. Андый әшәке гамәл өчен җинаять җаваплылыгы да каралган. Әлбәттә, тирә-якка мин чирлемен дип сөйләп йөреп булмый, безнең җәмәгатьчелек ВИЧлы кешеләргә нәфрәт белән карый, ләкин үзеңне контрольдә тотарга кирәк.

Айгөл, 23 яшь:
— Бүген ВИЧ инфекцияне ияртү куркынычы һәркайдада да бар. Мәсәлән, гадәти маникюр ясатканда йогышсызландырылмаган инструментлар аша. Шуңа бик сак булырга кирәк, акча экономияләп, «бер көнлек осталар»га йөреп, гомерлек чир алырга мөмкин.

Алмаз, 23 яшь:
— ВИЧ — йогышлы авыру, аны дәваламау күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ул кан аша, җенси юл белән, анадан балага йогарга мөмкин. Һәр кешегә бик сакчыл булырга кирәк.

Артур, 39 яшь:
— СПИД — ул иммунодефицит синдромы, ВИЧның иң соңгы стадиясе һәм иң куркынычы. СПИД белән авыручылар аз гына инфекция тидерсә дә, аңа каршы тора алмаячак. Кызганыч, бу очракта берничек тә ярдәм итеп булмый.

Гөлназ, 27 яшь:
— Җәмәгатьчелектә ВИЧлы кешеләргә нәфрәт белән карау гадәте яши. Минемчә, бу дөрес түгел. Вирус бит көндәлек аралашканда: кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә, кул кысышканда, кочаклашканда йокмый, нигездә, җенси юл белән. Вируслы кеше дәваланып торса, башкалар кебек тулы канлы тормыш белән яшәячәге турында ишетеп беләм. Андый кешеләр белән аралашудан куркырга кирәкми.

Сания, 65 яшь.
— Минемчә, бу чир күпчелек кешенең тәртипсез тормыш алып баруыннан килеп чыга. Әлбәттә, төрле очраклар бар, хәзерге заманда аңардан бер кеше дә сакланмаган. Бигрәк тә яшьләргә бу мәсьәләдә бик игътибарлы булырга киңәш итәр идем.


Алсу Фазлетдинова.
Читайте нас: