Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 октябрь 2018, 17:51

Шәһәрдә сәламәтлек саклау торышы ничек?

16 октябрьдә Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча шәһәрнең сәламәтлек саклау объектларында булды.

16 октябрьдә Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча шәһәрнең сәламәтлек саклау объектларында булды.
Сәфәр барышында Алексей Николаевичны 1нче дәваханәнең баш табиб урынбасары Ольга Турышева, шулай ук хастаханә һәм бүлек мөдирләре озатып йөрде.
Хакимият башлыгы иң элек 1нче поликлиника торышын тикшерде. БР сәламәтлек саклау министрлыгының «Ачык регистратура» проекты кысаларында учреждениенең 1нче катында быел ремонт эшләре үткәрелгән. Шәһәрнең берничә медицина оешмасында гамәлгә ашырылган проектның төп максаты — авыруларны хезмәтләндерү сыйфатын арттыру. Аның кысаларында пациентларга регистратура хезмәткәрләре белән тоткарлыксыз аралашу мөмкинлеге булдырыла. Шулай ук заманча технологияләр (табибка бердәм телефон яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу) ярдәмендә чиратларны сизелерлек киметү көтелә.
Алексей Шмелев үзгәрешләрне шәхсән сынап карады: ул мәгълүмат тактасындагы телефон номеры аша табибка язылды. Сәфәре барышында хакимият башлыгы авыруларның кабул итүгә язылу тәртибен, белгечләргә чират, медицина кадрларына ихтыяҗ мәсьәләләрен җентекле тикшерде. Табиб янына килгән авырулар белән медицина ярдәме сыйфаты турында фикер алышты.
Бу көнне А. Шмелев балалар дәваханәсендә, 2нче поликлиникада һәм 1нче хастаханәнең икенче стационарында да булды. Стационарда ул дәваланучылар белән аралашып, медицина хезмәтләндерүе, дарулар тәэминаты, учреждениедә туклану сыйфатына кагылышлы фикерләрен белеште.
Эш сәфәре нәтиҗәсендә шәһәрнең сәламәтлек саклау системасы торышына бәйле тулы мәгълүмат алынды; тәү нәүбәттә хәл итәсе мәсьәләләр ачыкланды.
Искәрмә:
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Сез дә шәһәребезнең медицина объектлары торышына кагылышлы фикерләрегезне белдерә аласыз. Сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеген яхшыртуга бәйле тәкъдимнәрегезне 5-41-41 номеры аша хакимиятнең «ышаныч телефоны»на җиткерергә, шулай ук шәһәр округының рәсми сайтындагы (http://oktadm. ru/virtual-reception-room/) виртуаль кабул итү бүлмәсенә яки хакимиятнең ВКонтакте социаль төркеменә (https://vk.com/topic-149676579_35795389) юлларга мөмкин.

Читайте нас: