Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 июль 2018, 17:10

Кош гриппы республикага яный

Ул афәт Идел буе төбәкләрен яулап алган да инде. Мәгълүм булганча, әлеге төбәкләрдән безнең республикага үрчетү өчен тәгаенләнгән чебешләр китерәләр.

Ул афәт Идел буе төбәкләрен яулап алган да инде. Мәгълүм булганча, әлеге төбәкләрдән безнең республикага үрчетү өчен тәгаенләнгән чебешләр китерәләр.
Гриппның яшерен вакыты айга якын дәвам итә. Шул сәбәпле республика ветеринария идарәсе Башкортстан белән күрше төбәкләрдән үрчетү өчен кош-корт сатып алуны тулысынча туктатырга чакыра. Һәр яз саен халык күпләп яшь кош-корт сатып алырга керешә. Арзан тауар артыннан куып, шәхси ишегалды хуҗалары еш кына бөтенләй таныш булмаган, билгесез сатучылардан кош алуны кулай күрә. Ә бит мондый сәүдәгәрләр гадәттә автомобильдән сата, бу исә катгый рәвештә тыела. Билгесез малтабарларның күпчелегендә махсус теркәлгән документлары да булмый. Кошлар кайдан, кайчан китерелгән, моңача нинди шартларда, ни рәвешле асралган, билгесез. Әйтергә кирәк, соңгы вакытта шундый сатучылардан кош-корт алган шәхси хуҗалык вәкилләре күпләп ветеринар шифаханәләренә мөрәҗәгать итә. Сәбәбе — кош авыруы, үләте.
Янә исегезгә төшерәбез: кош гриппы — кискен йогышлы авыру. Ул ашказаны-эчәк, тын алу органнары зарарлануына китерә, үлем очраклары да еш күзәтелә. Вирус үзгәрү сәләтенә ия, шуңа да грипп белән йорт һәм кыргый кош-корт, терлек-хайван, хәтта кеше дә авырырга мөмкин. Вирусны күчмә кошлар тарата. Өй кошлары суда йөзүче кыргый киекләрдән йоктыра. Чөнки кыргый кош-корт нигездә тышкы билгеләрсез авырый, әмма озак вакытлар үзендә вирус йөртергә мөмкин. Шулай ук кеше белән янәшә көн күрүче кошлардан (күгәрчен, карга, чыпчык, һ. б.) да зарарлану ихтималлыгы бар. Кеше өчен зарарлану чыганагы булып авырган һәм авырып терелгән, шулай ук инкубацион чордагы кошлар тора. Вирус таратучылар рәтенә, әйткәнебезчә, күчмә кошлар, аеруча кыргый үрдәкләр керә. Әмма вирусның хайваннар, мәсәлән, песиләр аша да бирелү ихтималлыгын истән чыгармаска кирәк.
Иң хәвефле секторлар — шәхси ишегалды хуҗалыклары һәм кош-кортны тышкы якта йөртү ысулын кулланучы вак фермалар. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы биләмәләре кош гриппыннан азат. Ләкин Самара өлкәсе, Татарстан, Чувашстан Республикалары шәхси ишегалды хуҗалыкларында, Пенза өлкәсе кошчылык предприятиеләрендә кош гриппы вирусы очраклары ачыкланган да инде. Республика ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанның биш районындагы шәхси ишегалды хуҗалыкларында югары зарарлау тәэсиренә ия кош гриппы вирусы табылган. Лаборатор тикшерүләр кош-кортның нәкъ шул вирустан кырылганлыгын раслаган. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 200 баштан артык кош-корт юк ителгән. Моннан тыш, ветеринарлар бу районнардагы хуҗалыкларда асралган барлык кош-кортка клиник тикшерү ясый.
Октябрьский Татарстан белән якын чиктәш булу сәбәпле, шәһәрдәшләрне янә кисәтәбез: күрше республиканың шәхси ишегалды хуҗалыкларыннан кош һәм кошчылык азык-төлеге алмагыз. Мулла, Төрекмән, Московка, Зает авылларында яшәүчеләр игътибарына. Йорт кошларын ирекле йөртүдән тыелыгыз, ягъни кош-кортны бары тик үз ишегалдыгызда гына тотыгыз. Автомобиль юллары кырында кош-кортның булу-булмавын даими күзәтегез.
Кош гриппы һава-тамчы юлы белән бирелә. Карантин — өйдәге кош-кортны авырудан саклау өчен иң төп чара. Хәвефле грипп вирусы үтеп кермәсен һәм инфекция таралмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мотлак:
¡ өй кошларының кыргый һәм кеше янәшәсендә көн күрергә яраклашкан кошлар белән бәйләнешенә юл куймаска;
¡ төрле кош-кортны аерым асрау хәстәрен күрергә;
¡ яшь кош-кортны, инкубатор йомыркасын хәвефсез урыннарда гына сатып алырга. Рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында, базарларда, шулай ук тиешле ветеринар документлары булмый торып, автотранспорттан сату итүчеләрдән тере кош-корт алудан тыелырга;
¡ чит затларны өй кошлары тотылган урыннарга кертмәскә;
¡ шикле кош-кортны ризыкка кулланмаска, терлекләргә ашатмаска;
¡ көнкүрештә каурый, мамык-йонны кайнар су белән эшкәрткәннән соң гына кулланырга;
¡ ишегалдындагы барлык кош-кортны көн саен тикшерергә;
¡ йогышсызландыру чараларын (хлорамин, хлорлы известь) әзерләп куярга, инвентарьны йогышсызландырырга;
¡ тизәк, кош астына түшәлгән әйберләрне яндырырга;
¡ шәхси гигиена чараларын төгәл үтәргә: кош-кортны махсус киемдә карарга, кулларны сабынлап юарга, кош-кортны перчаткасыз эшкәртмәскә, һ. б.
¡ кош-корт итен, йомыркаларын рөхсәт ителмәгән сәүдә нокталарында алмаска. Чөнки андый урыннарда сыйфат-хәвефсезлек ягын тикшерүче ветеринар лабораторияләр дә, азык-төлек сыйфатын дәлилләүче ветеринар документлар да булмый;
¡ чи кош итен эшкәрткәннең соңында кулларны, пычак, такталарны махсус чаралар ярдәмендә җентекләп юарга;
¡ чи итне башка төр ризыклар белән бергә сакламаска;
¡ тавык йомыркасын термик эшкәртүдән соң гына ризыкка кулланырга, чи килеш ашамаска. Югары температура йогынтысында (70 градускача) вирус һәлак була.
Кошларның беренче авыру билгеләре, үз-үзләрен сәер тотышлары (су һәм азыктан баш тарту; йоннары кабару; баш шешү; кикрик, сакал, очлык төсе үзгәрү; хәрәкәт юнәлеше бозылу; дерелдәү; суда йөзүче кошларның күзе тоныклану, һ. б.) күзәтелгәндә, күпләп кырылу очрагында, шулай ук автотранспорттан кош-корт сатылу шаһиты булганда, кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итү мотлак:
ДБУ Туймазы районы һәм Октябрьский шәһәре ветстанциясе.
Октябрьский шәһәре, Крупская урамы, 124, тел. 8 (34667) 6-73-70.
Туймазы шәһәре, Гафуров урамы, 52, тел. 8 (34782) 2-41-20.
Әлеге вакытта ветеринарлар фермерлар тарафыннан кош-корт сатып алуны, сатуны тоткарлау буенча эш алып бара. Татарстан Республикасы чигендә алты ветеринар-полиция постлары булдырылган.
Искәртеп узабыз, июнь ахырында Башкортстанда Пенза өлкәсе кошчылык предприятиеләреннән («ПензаМолИнвест», «Васильевская» кошчылык фабрикасы» җәмгыятьләре) кош гриппы белән йогышланган продукция килү очраклары ачыкланган. Йогышланган ризык төрләре республиканың эре сәүдә челтәрләрендә — «Пятерочка», «Магнит»та, Бүздәк, Бәләбәй, Тәтешле районнарында, шулай ук Ишембай, Сибайда табылган. Барлык продукция әйләнештән алынган. Бүгенге көндә республика ветеринар хезмәте сәүдә нокталарына килүче һәр продукцияне күзәтү астында тота. Вирус белән зарарлану хәвефен киметү максатында белгечләр йорт хуҗалыкларында, базарларда, ачык сулыкларда, зоопаркларда өй һәм кыргый кош-корт белән бәйләнештән тыелырга киңәш итә. Шулай ук кошчылык хуҗалыкларында, йорт кош-корты эшкәртелгән урыннарда булмаска, чи йомырканы ризыкка кулланмаска, кулларны ешрак сабынлап юарга кирәк. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килү белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Вакытында диагноз кую, тиешле дәвалау чаралары тәгаенләү мотлак.

Читайте нас: