Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 июнь 2018, 13:12

«Алло, 03? Ярдәм кирәк!»

«Ашыгыч ярдәм»... Урамда кызыл хач төшерелгән машинаны күрүгә йөрәк кысылып куя: димәк, кемдер бу минутларда бик авыр хәлдә калган, аңа ашыгыч ярдәм таләп ителә...

«Ашыгыч ярдәм»... Урамда кызыл хач төшерелгән машинаны күрүгә йөрәк кысылып куя: димәк, кемдер бу минутларда бик авыр хәлдә калган, аңа ашыгыч ярдәм таләп ителә...
Безнең халык шундый бит ул, күпчелектә сырхауның иң соңгы чигенә җиткәнче түзәргә, сабыр итәргә тырыша. Ә бит төптән уйласаң, шушы гамәл белән без үзебезнең сәламәтлекне, хәтта гомерне куркыныч астына куябыз. Алай гына да түгел, табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерларның җиңел булмаган хезмәтен тагы да катлаулыландырабыз. Бу фикер белән бүгенге мәкаләбез герое — «Ашыгыч медицина ярдәме» хезмәтендә фельдшер булып эшләүче, 18 еллык хезмәт стажына ия Радик Нигъмәтуллин да килешә.
Радик Атлас улы белән танышуыбызга гәзитебезгә килгән мөрәҗәгать сәбәпче булды. Анда үз хезмәтен үтә дә җаваплы башкаручы, авыруларга карата ипле-игътибарлы фельдшерлар бригадасына ихлас рәхмәт сүзләре белдерелгән иде. Без, әлбәттә, битараф кала алмадык, бүгенге көндә сирәгрәк ишетелә торган «рәхмәт»кә лаек зат белән очрашып сөйләшү теләге туды.
... Җитди кыяфәттәге урта яшьләрдәге ир-ат тәү караштан ук ышаныч, ихтирам хисе уята. Радик Атлас улының бөтен килеш-килбәтеннән үз эшенә тугрылыгы, аны ихлас яратуы сизелеп тора. Шул ук вакытта ул ирләрчә тыйнак, сабыр да. Артык күпертми дә, зарланмый да көндәлек вазыйфалар турында бәян итә. Әйтерсең дә, гадәти хәлләр турында сүз бара. Әмма чынбарлык бөтенләй икенче рәвештә. Чөнки «ашыгыч ярдәм» хезмәте авырулар өчен «коткару таягы» гына түгел, кайчагында әҗәл тырнагыннан котылу мөмкинлеге дә...


— Радик, нигә нәкъ шушы һөнәрне сайладыгыз?
— Балачактан фельдшер булырга хыялландым. Медицина белән кызысыну нәселдән килә дияр идем. Чөнки сөекле әнием (кызганычка каршы, бүген ул арабызда юк инде) Гөлфирә Габдрахман кызы да гомерен шушы өлкәгә багышлаган, ул күп еллар фельдшер булып эшләде.

— Сездә ничә кеше мәшгуль, эш көне нәрсәдән башлана?
— Бригадабыз ике кешелек: мин һәм хезмәттәшем — Наталья Палилова. Наталья Владимировна белән 2006 елдан эшлибез (гомум алганда, 12 ел). Шушы вакыт эчендә ул үзен яхшы белгеч тә, ярдәмгә әзер дус та итеп күрсәтте.
Хезмәт вазыйфаларына килгәндә, тәү чиратта медицина җайланмаларының (ЭКГ, тонометр, глюкометр, үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппараты һ. б.) төзеклеге, беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле даруларның тиешле күләмдә булуы тикшерелә. Бригаданың төрле хәлләргә әзер булуы мотлак. Бер сменага уртача алганда дистәдән ашу чакыру кабул ителә.

— Бүгенге көндә табиб-фельдшерларның әзерлеге нинди дәрәҗәдә?
— Югары дип уйлыйм, бу заманча технологияләргә, медицинада яңа алымнар куллануга бәйле. Моннан тыш һөнәрне камилләштерү өстендә даими эш алып барыла. Электрон карталарны кулланышка кертү дә алга зур адым ясау буларак күзаллана. Әлбәттә, әлеге юнәлештә эш дәвам итә, шул сәбәпле кәгазь мәшәкате дә җитәрлек.

— Күбрәк нинди авырулар буенча чакыру килә?
— Инфаркт, инсультка дучар булучылар бик күп. Иң аянычы, әлеге авыруларның яше «кимүгә» таба бара. Элек сүз күбрәк өлкәннәр турында булса, бүген инде аңа урта яшьләрдәге ир-атлар дучар. Моның начар экологиягә, сәламәт тормыш алып бармауга бәйле булуын фаразлыйм. Яшь буынга килгәндә, җәй көннәрендә велосипед, роликларда һәлакәткә очрап, җәрәхәтләнү; ә кыш-көз айларында салкын тидерү очраклары буенча чакыру алабыз.

— Авыруны кичекмәстән дәваханәгә салырга кирәк, ди. Әмма ул яки туганнары каршы килә, бу очракта нишләргә?
— Мондый хәлләр даими булып тора. Төрле холыклы кешеләргә аерым караш, мөнәсәбәт кирәк. Кемгәдер ипләп төшендерү дә җитә, бәгъзеләргә катгыйрак булу сорала. Шул рәвешле, кайчагында фельдшер гына түгел, психолог та булырга туры килә.

— Эшегездә иң авыры нәрсә?
— Кешеләр белән уртак тел табу. Кызганычка каршы, авырулар арасында сүзгә-ипкә килми торган адәмнәр дә очрый. Мондый очракта бар түземлекне туплап, сөйләшүне уңай «дулкынга» көйләргә тырышырга туры килә. Ә инде хезмәт вазыйфаларына килгәндә, фельдшерның беренчел бурычы — дөрес диагностика. Эш шунда, кайбер чирләрнең билгеләре бик охшаш, шуңа күрә төгәл диагноз кую читенләшә. Мондый очракта күпьеллык тәҗрибәгә таянып эш итәсең.

— Психологик басымны ничек җиңеләйтәсез?
— Бу яктан якыннарым ярдәмгә килә. Гаилә белән ял итү иң киеренке халәтне дә җиңеләйтә. Шулай ук хезмәттәшләрнең теләктәшлеге дә кирәк. «Ашыгыч ярдәм»дә бердәм команда булып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Бу яктан зарланырлык түгел, коллективыбыз дус-тату.

— Гаиләгез белән дә таныштырмассызмы?
— Тормыш иптәшем минем кебек үк сәламәтлек саклау өлкәсендә мәшгуль — медицина статисты булып эшли. Ике улыбыз бар.

— Шәһәрдәшләргә киңәшләрегез?
— Сәламәтлекне яшьтән саклау турында онытмау зарур. Әгәр организмда ниндидер үзгәреш сизелсә, үзегезне начар хис итсәгез, вакытны сузмыйча табибка күренергә кирәк. Чөнки күпчелек җитди сырхауларның башы да нәкъ шул вакыт узуга, авыруның инде ныклап «тамыр» җәюенә бәйле. Тагын бер нәрсәне билгелисе килә: бәйрәм, ял көннәрендә дә хастаханәдә дежур табиб һәм кайбер белгечләр кизү тора. Авырып киткән кеше аларга мөрәҗәгать итә, шулай ук «ашыгыч ярдәм» чакырта ала. Шәһәрдәшләр шуны онытмасын, сәламәтлекләрен кайгыртсын иде.

... «Ашыгыч медицина ярдәме» хезмәтендә эш тәүлек әйләнәсенә туктап тормый. Һәр чакыруны йөрәге аша үткәрүче белгечләр көн саен ихтыяр көчен, түземлелекне сынау аша үтә дияр идем. Чөнки алар кешеләр белән эшли, балалар һәм өлкәннәр сәламәтлеге, гомере өчен җавап бирә. Еш кына фельдшерлар үзләрен имин гаиләме, әллә исерекләр төркемеме көткәнен дә белми. Сынаулар алдында каушап калмаска, дөрес карар кабул итәргә аларга тәҗрибә, һөнәри осталык һәм дә кешеләргә мәхәббәт ярдәм итә...

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: