Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 Май 2018, 13:52

«Иң мөһиме — кешеләргә ярдәм итү теләге»

«Чын мәгънәсендә безнең оешманың йөзе», диләр аның хакында хезмәттәшләре.

«Чын мәгънәсендә безнең оешманың йөзе», диләр аның хакында хезмәттәшләре.
Ольга Писарева — Федераль казна учреждениесе, БР буенча медик-социаль экспертизаның баш бюросы (№29) администраторы. Бирегә гозере төшкәннәрне тәүдә ул каршы ала. Тиешлесен аңлата, сабыр гына тыңлый, кирәк икән, юата-тынычландыра.


Һәммәсе — закон нигезендә!
«Авыруларны кызганам. Җиңел түгел ич аларга да», ди сораулы карашымны шәйләгән Ольга ханым. Анысы хак. Рәхәтлектән килми әлеге оешмага адәм баласы. Чарасызлыктан. Каты сырхау һичкемне аямый. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында сәламәтлеген югалткан, инвалидлыкка дучар булганнар саны кимүгә йөз тотмый... «Шуны истән чыгармау мотлак, — ди 29нчы бюро җитәкчесе Нурия Төхвәтшина. — Авыру кеше кирәкле документларның кем тарафыннандыр дөрес тутырылмавы сәбәпле зыян күрергә тиеш түгел. Димәк, хезмәткәрләрдән зур җаваплылык таләп ителә. Куанычка каршы, Ольга Николаевнага тулысынча ышанырга мөмкин. Ә бит аның вазифа даирәсе ифрат киң. Хезмәткәрләр өчен иң мөһиме — закон нигезендә эш итү, кагыйдә-күрсәтмәләрне яттан диярлек белү. Форсаттан файдаланып, якташларга янә шуны җиткезәсе килә: үз белдегебез белән бер генә гамәл дә кылмыйбыз, барысы да фәкать закон таләп иткәнчә! Администратор буларак, Ольга Писаревага җиңелдән түгел. Һәр кеше белән уртак тел табарга омтылу зарур. Гомумән, бюрода тавыш күтәреп сөйләшергә, шауларга ярамый. Безгә килгәннәр тыныч-ипле мохиткә эләгергә, дустанә әңгәмәгә көйләнергә тиеш.
«Гаделлек яклымын»
Инде мәкалә героеның үзе белән әңгәмәләшү мәле дә җиткәндер. Ольга ханым урысча, татарча бердәй җиңел аралаша. «Ничек шул хәтле дә оста, акцент-мазарсыз татарча сөйләшүгә ирештегез?», димен. Ольга Николаевна тыйнак елмая гына: «Әнием саф татар ич минем. Сәрия исемле. Ничек инде ана телен белмәскә ди... Урыс милләтеннән булса да, әтием һичкайчан татарчадан тыймады, шулай тиеш, дип санады. Гаиләдә иркенләп ике телдә аралаша идек. Кечкенәдән халык моңнарына гашыйкмын. Аннан соң, нихәтле күбрәк тел үзләштерсәң, шулкадәр яхшырак бит. Хәтер өчен бигрәк тә әйбәт. Урыс киявемә дә шуны гелән төшендереп киләм. Татарча ярыйсы аңлый хәзер».
Әңгәмәдәшем чыгышы белән Иске Туймазыдан. Мәктәптән соң институтка укырга кергән. Әмма әнисе каты авыру сәбәпле, икенче курстан кире өйгә кайтырга туры килгән аңа... «Сәламәтлек саклау өлкәсе элек-электән ошый иде, — ди яңа танышым. — Медицина колледжын тәмамладым. Тугыз ел дәвамында психик-неврологик диспансерда эшләдем».
Бюрога эшкә 2013 елда килә Ольга. «Бер генә мәсьәләне дә күз уңаеннан ычкындырырга ярамый, үз вакытында хәл итү сорала, — ди ханым. — Документлар хәстәрләү, телефон аша сөйләшүләр алып бару, һәр проблеманы үтәли диярлек күрергә тырышу... Бөтенесе дә үз тәртибендә булырга тиеш». Ә иң әһәмиятлесе халык белән дөрес мөгамәләгә кайтып кала. Нинди генә холык-фигыльле кешеләр килми ич бюрога. Ирексездән психологка әверелеп бетәрсең... «Һәр мөрәҗәгать итүченең эшен тизрәк төгәллисе килә, — ди администратор. — Артык кабаланучылар, сабырсызлар халәтен дә аңлыйсың. Һәркайсына ачкыч табарга, тынычландырырга кирәк, кыскасы. Шәхсән минем өчен иң читене — гомер бакый гаделлек яклы булуымдыр, ихтимал. Һәркем үз хезмәт урынында җаваплылык хисе тоеп, вазифаларын намус белән үтәсә, байтак кимчелекләр булмас иде, димен. Безнең тармак ифрат үзенчәлекле. Хезмәтеңне яратмый торып, биредәге шартларга ияләшүең икеле. Иң мөһиме — кешеләргә ярдәм итү теләге булырга тиеш».
Бюро коллективына бу җәһәттән тел тидерерлек түгел. Үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән «ак халатлылар». «Еш кына эштән соң да, ял-бәйрәм көннәрендә дә чыгарга туры килә, — ди әңгәмәдәшем. — Аның каравы, хезмәт урынындагы тәртиптән канәгатьлек тойгысы кичерәсең. Авыруларның ихлас рәхмәте исә — үзе зур бүләк».
Кызганычка каршы, Ольга Николаевнаның тормыш иптәше инде вафат. Ни аяныч, йөрәк парәсе — газиз улы да гүр иясе булган. Нишлисең, Тәкъдир-язмышның үзенә генә хас кануннары... Ике оныгы — дәү әнинең шатлыгы-юанычы. Кызы Оксана әнисе юлыннан киткән, ул да шәфкать туташы. 1нче поликлиника филиалында хезмәт куя. Кем белә, бәлки оныклар да берзаман медицина тармагын сайлар. Шәфкатьлелек, кешелеклелек сыман күркәм сыйфатлар үрнәге һәрдаим каршыда гына ич...

С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.
Читайте нас: