Чыннан да, киңәш, үгет-нәсихәт бирүчеләр шактый очрый тормыш юлында. Әмма сәламәтлеккә кагылышлы мәсьәләдә тәү нәүбәттә үз-үзеңне тыңлау, организм халәтенә игътибарлырак булу зарурдыр шулай да.
Бер кешегә яраган даруның башка бәндәгә бөтенләй килешмәве ихтимал бит. «Күршедән алып торган» гади генә дару төймәчеге дә кайчак хәвеф-хәтәр тудырырга мөмкин. Төрле шифалы үләннәр, физик күнегүләр белән дә шундый ук хәл. Һәркем — үзенчәлекле, кабатланмас, организм дип аталган бик тә катмарлы «дәүләт» иясе ул. Көенә килмәсә, нидер ошамаса, киреләнә дә куя организм дигәннәре. Шуңа күрә үтә сак булу мотлак тазалык өлкәсендә. «Үз белдегең белән дәвалану ярамый, тәүдә табибта тикшерү үтегез», дип «тукый» ич белгечләр дә. Югыйсә, күпчелек Интернет аша «диагноз» куярга гадәтләнде түгелме. Ә анда... Нинди генә «акыллы башлар» киңәшләрен бирми, чәчләрең үрә торырлык. Хәер, бер ише «тар» медицина белгечләренә эләгүләре ифрат читен хәзер. Шалтыратасың-шалтыратасың, «әлегә запись юк», дигәннән башканы ишетмисең. Ә вакыт уза, авыру да катлаулана...
Әйе, адәм баласы өчен сәламәтлектән дә кыйммәтлерәк нәрсә юк фани дөньяда. Сырхау кешенең җәмгыятьтә, хәтта ки гаиләсендә дә тоткан урыны, хәл-әхвәлләре мактанырлык түгел. Яшәешнең дә яме-тәме югала бара. Әлбәттә, таза-нык нәселле бәхет ияләре дә очрый. Андыйларга әлләни зәхмәт кагылмый. Тик калган гадәти адәми затларга нишләргә соң, «юк инде, бетте бары да», дип чәч йолкыргамы (башында йолкырлык чәче калган булса, билгеле...)?
Баксаң, хәлләр ул дәрәҗәдә үк аяныч түгел, бу өлкәдә ярыйсы тәҗрибә туплаган, чиргә баш имәгән, авыр мәлләрдән чыгу юлларын эзләгән һәм дә тапкан замандашлар җитәрлек икән ләбаса. Моны шәхсән үзем ишеткән-күргәннәремнән чыгып әйтәм. «Илһам» клубы әгъзалары бәянләгәннәрне тыңлау сәбәп булды моңа. «Җәйге каникул»га китәр алдыннан оештырылган утырыш темасы «Сәламәтлек үз кулыбызда» дип аталган иде. Чараны алып баручылар — О. Габделхакова, Г. Габдуллина бу җәһәттән шактый кызыклы мәгълүмат, халык мәкаль-әйтемнәре, табышмаклар да әзерләгән. Арытаба сүз алган клуб вәкилләре, кунаклар җанлы әңгәмәгә актив кушылды. Иң мөһиме — шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашуны кирәк дип тапты. Ә. Максутова, мәсәлән, туклану-хәрәкәтләнү кагыйдәләренә тукталды. Р. Сабирова белән берлектә исә тыңлаучылар шифалы-сихәтле үләннәр дөньясына сәяхәт кылды, үзләре өчен байтак ачышлар ясады. З. Сәлимшин һәм Т. Идрисовлар спорт, сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятлелеген ассызыклады. Хәрәкәттә — бәрәкәт! Моңа нигез, әлбәттә, гаиләдә салына. Ата-ана балалары өчен чын үрнәк булырга тиешле тәү чиратта. «Физик күнегүләр ясарга кирәк», дип диванда «нотык» укып яткан әти кешедән улы-кызына ни хаҗәт? Ф. Фәйзуллина тулысынча килешә әлеге фикер белән. «Спорт төпле тәрбия бирә, чыныктыра. Бары тик үзеңә ярардай күнегүләрне сайлап алырга гына кирәк».
З. Садыйкова, З. Шакиров, С. Хәбибрахманова, С. Сәгыйрова, Т. Хәбиров сөйләгәннәр да зур кызыксыну хисе уятты. Авыруны кисәтү, дәвалану чараларына бәйле файдалы киңәшләре белән ихлас бүлеште алар. Һәммәсе үз мисалында сыналган. Шунысы куандыра, замандашларыбыз яңалыклар белән даими танышып бара, мәгълүмати даирәсен киңәйтә. Андыйлар белән иркенләп әңгәмә кору — үзе бер гомер. Иң катлаулы очракларда да өмет чаткысы, киләчәккә ышаныч уятырга сәләтле оптимист кешеләр белән аралашу. Сүз, һичшиксез, дәвалый, шул ук вакытта сырхауга сабыштырырга да мөмкин. Борынгыдан калган гыйбарә. Җыр-моң, уен-көлке дә шактый урын биләде сәламәтлеккә багышланган чарада. Кеше гомерен озайта, тазалыкны арттыра ич ул гамәлләр. Фән дә моны таный хәтта. «Елмаюдан дөнья яктырак...» Совет чоры «мультигы»нда яңгыраган җыр юллары бүгенге сөйләшүгә нокта куйсын булмаса. Рәнҗетмик бер-беребезне кирәкмәгән тискәре сүз белән. Мәңгегә килмәгәнбез. Ямьсезләмик Аллаһы Тәгалә бүләге — матур яшәешне. Сәламәтлекне кайгыртыйк. Үзебезнекен дә, бүтәннәрнекен дә...