Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 апрель 2018, 17:06

Талпаннар уянды...

Язга кергәч, табигать белән бергә талпаннар да йокысыннан уяна.

Язга кергәч, табигать белән бергә талпаннар да йокысыннан уяна.
Эпидемиологик чор башланганнан алып, Башкортстанда талпан кадалудан 19 кеше зарар күргән. «БР гигиена һәм эпидемиология үзәге» лабораторияләрендә 9 канэчкеч бөҗәк энцефалитка тикшерелгән, сәламәтлек өчен куркыныч очраклар ачыкланмаган.
Эпидемиологлар әйтүенчә, республикага җылы көннәр килүенә бәйле, талпаннарның активлыгы якын көннәрдә тагын да артачак. Шул сәбәпле бу чорда урман-кырларга гына түгел, шәһәр паркларына да барырга кот очып тора. Талпанның энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгаруы, баш һәм арка миен зарарлавы ихтитмалы аеруча хәвефле. Урман бетенең иң актив вакыты май аена туры килә. Аңа тереклек итү өчен +1-3 градус җылылык та җитә.
Энцефалит вирусын йөртүче бөҗәкләр җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык ялан, тугай ишеләр урманга караганда да куркынычрак. Урман-болынга чыгар алдыннан әзерлекле булу зарур. Талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрегез. Каен яки нарат урманында алар сирәк була. Бу бөҗәк катнаш урманнарны үз итә. Урманга аксыл төстәге озын җиңле өс киеме, чалбар киеп барырга кирәк. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус сыекча сиптерегез. Һәр ике сәгать саен өс-башны җентекләп тикшерегез. Талпан күпчелектә колак арты, култык асты, муен тирәләренә кадалучан, шуңа күрә иң тәү чиратта шул урыннарга дикъкать бирү мөһим. Әгәр ул тәнгә кадалган икән, аны алырга кирәк, чөнки озаграк торган саен энцефалит йоктыру куркынычы зуррак. Талпанны үзегез алсагыз да, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Урман бете тешләгәннән соң 4 көн эчендә иммуноглобулин кадалырга тиеш.
Бәлагә тарымас өчен аны алдан кисәтү отышлырак. Иң ышанычлы ысул, әлбәттә, талпан энцефалитына каршы вакцина ясату. Урманчы, геолог, нефтьче, газчы яки эшчәнлеге урман белән бәйле һөнәр ияләренә ул беренче чиратта кирәк.
Белгечләр тәнгә кадалган талпанны «БР гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Октябрьский филиалының микробиология лабораториясенә (Грецен урамы, 7нче йорт) яки шундый төр тикшерү үткәрүче башка оешмаларга тапшыру зарурлыгы хакында искәртә. Талпан энцефалитына тикшерү хакы — 300 сум, боррелиозка — 400 сум. Белешмәләр өчен телефон: 6-30-49.


Искәрмә:
Талпан энцефалитының тәүге билгеләре:
- авыру кинәт башлана;
- калтырата, тән температурасы 38-39 градускача күтәрелә;
- нык итеп баш авырта;
- тән сызлый, хәлсезлек, күңел болгана;
- бит, күз кызара;
- чир башланганнан алып 3-5 көн үткәч нерв системасының какшавы мөмкин, көзән җыеру, аякларда хәлсезлек күзәтелә.
Талпан энцефалитының нәтиҗәләре төрлечә: савыгырга да була, инвалид булып калу я үлү хәвефе дә бар. Кайбер очракта талпан тешләгән урын бераз кызарып тора, соңыннан ул зурая, диаметры ун сантиметрга җитүе мөмкин. Бу талпан боррелиозы белән зарарлану дигән сүз. Авыруның шушы билгеләре беленүе белән шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: