Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 март 2018, 13:18

Сак булыгыз — туберкулез!

Һәр ел саен 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Һәр ел саен 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
Туберкулез чире үзенең җитдилеге буенча СПИД, ВИЧтан кала икенче урында тора. Бүгенге социаль-икътисадый кризис чорында ул аеруча зур куркыныч тудыра, ди табиб-эпидемиологлар. Инфекция чыганагы булып туберкулез микобатерияләре, икенче төрле итеп әйткәндә, «Кох таякчыклар»ы бүлеп чыгаручы авыру кеше яисә хайваннар тора. Туберкулез йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һава-тамчы юлы аша күчәргә мөмкин. Шикәр диабеты, бронхит, гастрит, ашказаны җәрәхәте, шулай ук ВИЧ, гепатит белән авыручыларның аны йоктыру куркынычы зур. Шикәр чирлеләр туберкулез белән 5-10 тапкырга ешрак авырый (күпчелеге 20-40 яшьлек ир-атлар).
Әлеге авыруның билгеләре нинди? Шәһәрнең туберкулезга каршы көрәш диспансеры белгечләре сүзләренчә, кайбер очракта ул сиздерми генә башлана: тиз ару, аппетит һәм йокы начараю, бераз ютәл күзәтелергә мөмкин. Башка авырулар вакытында да шундый билгеләр очрау сәбәпле, кеше башта моңа игътибар да итми. Ә кайчагында туберкулез кинәт башлана: тән температурасы 37-38 градуска күтәрелә, хәл бетә, ютәл көчәя, ютәлләгәндә какырык килә башлый. Авыру кеше төнлә тирләп уяна, грипп яки үпкә ялкынсынуы башланган дип хаталана. Туберкулез кан төкерү белән дә башланырга мөмкин. Авыруның тагын бер билгесе — чамадан тыш ябыгу. Шуңа да аны халыкта элек «чахотка» дип йөрткәннәр.
Туберкулез йоктырудан ничек сакланырга? Иң яхшы профилактика — вакытында вакцинация ясату. Манту пробасы бала тугач 3-7 көннән соң ясала. Иммунитены саклау өчен аны 7 һәм 14 яшьтә кабаттан ясату кирәк. Шуңа күрә әти-әниләр прививкалардан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин икәнен аңларга тиеш. Өлкәннәр арасында чирне башлангыч чорда ачыклауда төп ысул — флюорография. Организмның табигый каршы торучанлыгы нык булса, туберкулез куркынычы янамый. Хезмәт белән ялны чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту — барысы да чиргә каршы киртә булып тора.
Үткән гасырда белгеч-фтизиатрлар «тук кеше туберкулез белән авырмаячак» дип әйтәләр иде. Димәк, кеше ач йөрергә тиеш түгел, аз-азлап булса да еш ашарга кирәк.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне авыруга игътибарны арттыру максаты белән билгеләнә. Дөньяда туберкулездан ел саен 1,5 миллионга якын, ә Русиядә 37 мең тирәсе кешенең гомере өзелә. Куркыныч авыруны вакытында кисәтү өчен 15 яшьтән һәр кеше даими рәвештә флюорография күзәтүе үтәргә бурычлы. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз, йогышлы авырулардан сакланыгыз, дип кисәтә туберкулезга каршы көрәш диспансеры белгечләре.
Игътибар! 21 мартта, 09.00-17.00 сәгатьтә шәһәрнең туберкулезга каршы көрәш диспансерында югары квалификацияле табиблар халыкны кабул итәчәк. Тикшерү барышында рентген үтәргә, анализлар тапшырырга мөмкин.


Х. ШӘЙМӘРДАНОВА, югары категорияле табиб-фтизиатр.
Читайте нас: