Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 февраль 2018, 17:39

Халык саулыгы — алар кулында

«Яшьләр сарае»нда 1нче шәһәр дәваханәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча медицина утырышы оештырылды.

«Яшьләр сарае»нда 1нче шәһәр дәваханәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча медицина утырышы оештырылды.
Хакимият башлыгы А. Шмелев, 1нче дәваханәнең баш табибы С. Иванов, БР мәҗбүри медицина иминияте фондының Туймазы филиалы директоры Г. Гәрәева һәм медицина хезмәткәрләре катнашлыгындагы чара барышында 2018 елда
хәл ителәсе мәсьәләләр дә тикшерелде. Алексей Николаевич шәһәрнең социаль-икътисадый торышына байкау ясады, шулай ук барча халыкны 18 марттагы Президент сайлауларында актив катнашырга чакырды. Сергей Петрович 1нче дәвахананың эшчәнлеге буенча хисап тотты. Ул шәһәрнең демография хәле, медицина ярдәменең сыйфатын үстерү, «Ачык регистратура» ише проектларны гамәлгә ашыру, яшь медицина белгечләрен җәлеп итү мәсьәләләре турында сөйләде. Чара ахырында хакимият башлыгы сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткереп, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Читайте нас: