Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 февраль 2018, 17:06

Әйдәгез саф һавага!

«Октябрьский, саф һавага чык!» өндәмәсе күптән түгел генә барлыкка килүенә карамастан, шәһәр халкында тиз арада яклау тапты. #выходигулять! дигән хештег социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралып, халыкны әледән әле урамга, саф һавада үткәрелгән чараларда катнашырга чакырды.

«Октябрьский, саф һавага чык!» өндәмәсе күптән түгел генә барлыкка килүенә карамастан, шәһәр халкында тиз арада яклау тапты. #выходигулять! дигән хештег социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралып, халыкны әледән әле урамга, саф һавада үткәрелгән чараларда катнашырга чакырды.
Үткән шимбә, 3 февральдә, Октябрьский халкы тагы бер тапкыр шәһәрдә актив, күңелле кешеләр яшәвен раслады. Ничек дисезме? «Нефтьче» паркында оештырылган «Интернетсыз бер көн» чарасында катнашып. Өлкәннәрнең яше-карты, балаларның төрле яшьтәгеләре паркка агылды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә безнең «Туган як» гәзите дә катнашты.
Халык җыелган арада үзәк китапханә хезмәткәрләре әдәби викторина үткәрде. Гомумән, бу чараның максаты — ял көннәрендә телевизор һәм интернеттан аерылып торып, гаилә белән күмәкләшеп саф һавага чыгу, халыкны укуга җәлеп итү иде. Шәһәрнең ике гәзите дә үзләре турында стенд ясап, гәзиткә язылырга өндәде, ә ярышларда җиңүчеләргә үзләренең бүләкләрен әзерләде. Моннан тыш «Туган як» нәниләргә күчтәнәчләр таратты.
Сәхнәдән сәламләү сүзләре яңгыраган арада, балаларны җыеп саф һавада күнегүләр ясаттылар, әйлән-бәйлән уйнаттылар. Иң элек сүз хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Октябрь Латыйповка бирелде. Ул шушындый чараларда гаилә белән күмәк ял итүнең бала тәрбияләүдә, гаилә ныклыгында әһәмиятен билгеләде, бар кешегә дә яхшы кәеф, сәламәт рух теләде.
Паркка җыелган халыкка, шулай ук «Туган як» укучыларына яшь җырчы Айнур Шәйхәйдәров дәртле җырларын бүләк итте. Тамашачы бик җылы кабул итте, ул егет үзебезнең Октябрьский музыка колледжын тәмамлаган.
Аннан соң сүз тоткан үзәк китапханә директоры Н. Скворцова, «Туган як» гәзите мөхәррире Ю. Дәүләтбаева белән «Октябрьский нефтяник» мөхәррире А. Москалец аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өчен классик әдәбият укырга, шәһәр һәм республика яңалыкларыннан хәбәрдар булу өчен гәзит алып укырга кирәклеген, нинди генә заманда да укуның әһәмияте югалмаячагы турында бәян итте. Чынлап та, чаң сугарга да була бүген, китап һәм дә гәзит-журнал укучы калмады диярлек. Китапханәләр күбесенчә чара үткәрү белән мәшгуль, гәзитләрне өлкәннәр генә укый. Китап укып, андагы геройларны ихлас кызганудан елавымны хәтерлим. «Маякчы кызы», «Алмачуар» әсәрләрен хәреф таный башлагач та укып чыккан идем. Аптырыйм, безгә һичкем укырга кирәк, китапханәгә йөрегез дип кушмый иде, үз иркебез белән китапханәче янына барып: «Дамира апа, яңа китап кайтмадымы?» — дип теңкәсенә тия идек. Китап җитмәгән күрәсең... Һәр буын үз заманын мактаганга күрә әйтмим, укырга теләмәүнең бүген нинди сәбәпләре бар соң? Укыган кеше барыбер бар яклап та җитешкән, зыялы, әдәпле, мәдәни яктан үсешкән була, ә бүген игътибар итегез әле: кешеләрдә явызлык, әрсезлек, битарафлык, икейөзлелек өстенлек ала. Бәлки кемдер башкачарак фикердәдер, ягез бергәләп эзлик бу күренешләрнең сәбәпләрен. Языгыз, шалтыратыгыз, килегез!

Читайте нас: