Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 гыйнвар 2018, 12:55

Кызамык таралмасын өчен

Кызамык (корь) — үтә көчле йогышлы авыру.

Кызамык (корь) — үтә көчле йогышлы авыру.
Әлеге авыру эләккәндә тән кызыша, агулана, тәнгә һәм лайлалы тышчаларга тимгелләр чыга. Кызамык авыруына сәбәпче — РНК лы Morbillivirus төре вируслары. Алар түбән температураларда берничә ай буе яшәргә сәләтле, югары температура, кояш яктысы, дезинфекция чаралары тәэсирендә һәлак була. Вакцина эшләнмәгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 100 % аны йоктыра ала. Кызамыктан дөньяда сәгатенә 15 кеше һәлак була, бу елына 165 мең кеше дигән сүз! Үлүчеләр саны Африка һәм Азия илләрендә аеруча күп.
Вирус һава аша җиңел йога һәм канга эләгә. Авыру тәненә тимгелләр чыкканчы 4-5 көн алдан һәм тимгелләр юкка чыкканчы вирусны башкаларга йоктырырга мөмкин. Балалар бакчаларында, гадәттә, моңарчы авырганы булмаган балалар бер-берсеннән әлеге авыруны йоктыра. Әниләре балачакта кызамык белән авырган сабыйларга гомерләренең беренче 4 аенда гына йогыш куркыныч тудырмый. Прививка ясалган балалар чирне җиңелчә үткәрә.


Куркыныч өзлегүләр
Кызамык үзе түгел, ә аңардан соңгы өзлегүләр куркыныч. Тәннең авыруларга каршы торучанлыгы кими. Авырып киткән кеше теләсә нинди йогышны эләктерә ала, ягъни аның үпкәләре ялкынсынырга, тамагы шешәргә, эче китәргә, күзләренең мөгез катлавына зыян килергә, кайчакта авызының лайлалы тышчасында җәрәхәтләр күзәтелергә мөмкин. Кызамык хәтта баш миенә дә зыян китерергә мөмкин.

Авыру билгеләре
Авыру 7-17 көн, авыруга бирешмәүчәнлек булдырылган балаларда 21 көн үзен берничек тә сиздерми. Аннары тән 38-40 градуска кадәр кызыша, томау төшә, ютәл күзәтелә, күзләр ялкынсына. Аскы урт тешләр тирәсендәге яңакларның лайлалы тышчасында кызыл кайма белән әйләндереп алынган вак кына ак таплар чыга. Алар тәнгә тимгелләр чыканчы 2-3 көн алдан күренә һәм тимгелләр күренеп 1-2 көн үткәч, юкка чыга. Әлеге чорга хас икенче билге — йомшак һәм каты аңкауның лайлалы тышчасында кызыл тимгелләр пәйда булу.
Авыру йоктыруның бишенче көнендә акрынлап тән кызышудан туктый һәм авыру ялкынсынулы тимгелләр чыгу чорына күчә. Кешенең бите, күз кабаклары шешенеп китә, томау, ютәл көчәя, күзләреннән яшь ага. Кайчакта авыруның бишенче көнендә тән кабат 39-41 градуска кадәр кызыша, ул хәлсез була, гел йокысы килеп тора; аның башы яки эче авыртырга, борыныннан кан агарга мөмкин.
Зур тимгелләр башта колак артына, яңакларга, маңгайга чыга, ә берничә сәгатьтән биткә тарала. Күп тә үтми, авыру көчәя барып, тимгелләр гәүдәгә һәм аяк-кулларга да чыга. Тирләү сәбәпле, тән дымлы була, бала тәне кычытудан зарлана. 3-4 көннән тимгелләр акрынлап кими башлый. Авыру башланып 5-7 көн үткәч, сәламәтләнү чоры башлана. Тимгел урыннары коңгырт төскә керә һәм кубаклана. Икенче атна азагында бала әкренләп ашый башлый, йоткылык өстендә ялкынсынулар кими, коңгырт таплар юкка чыга, тән кубаланудан туктый.

Дәвалану ысуллары
Көн саен дымлы тастымал белән тузаннарны сөртергә һәм бүлмәне җилләтергә. Авыру сыеклык эчәргә, А һәм С витаминнары кабул итәргә һәм тиешле күләмдә тукланырга тиеш. Аңа ютәлдән һәм тән кызышуны киметүче дарулар бирергә мөмкин. Тәнне сөртеп, юып торырга, авызның лайлалы тышчасындагы ялкынсынуларны бетерү өчен, күп эчәргә, ризыктан соң авызны чайкарга һәм күзләргә дә игътибарлы булырга кирәк.
Авыруга бирешмәүчәнлекне булдыру
Кызамыкка каршы кадалган даруларның сәламәтлеккә зыяны юк. Илебездә аны 12-15 айлык сабыйлардан башлап, авырганы һәм даруны кадатканы булмаган 6 яшькә кадәрге балаларга кадыйлар. Кызамыкка каршы заманча даруларның нәтиҗәлелеге зур, авыруга бирешмәүчәнлек 10 елга булдырыла. Әлеге даруларны кизү вакытында кадату да ярдәм итә. Әмма бер шарт бар — дару йогышланганнан соң 72 сәгать эчендә кадалырга тиеш.

С. АНТОНОВ, табиб-эпидемиолог.
Читайте нас: