Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 гыйнвар 2018, 16:39

Быел кемнәр бушлай медицина тикшерүе үтәла

2018 елда диспансеризация үтәргә түбәндәге елларда туган Русия гражданнары хокуклы: 1928, 1931,1934, 1937, 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976, 1979, 1982, 1985, 1988, 1991, 1997.

2018 елда диспансеризация үтәргә түбәндәге елларда туган Русия гражданнары хокуклы: 1928, 1931,1934, 1937, 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976, 1979, 1982, 1985, 1988, 1991, 1997.
Түләүсез медицина тикшерүен 18 яшьтән алып (югарыда туган елы күрсәтелгән) барлык гражданнар (эшләү-эшләмәве, уку-укымавына карамастан) үтәргә хокуклы.
Бу чараның максаты — авыруларны башлангыч чорында ачыклау, теге яки бу чир белән авыру куркынычы булган очракларны бетерү.
3 елга бер тапкыр үткәрелүче диспансеризацияне яшәгән урын буенча поликлиникада үтәргә мөмкин. Моның өчен үзегез белән паспорт һәм мәҗбүри медицина страховкалавы полисы булырга тиеш. Иң элек шул документлар белән регистратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Диспансеризация ике өлештән тора: беренчесе — медицина тикшерүе (ул кешенең яшенә, җенесенә бәйле рәвештә төрле булуы ихтимал), аннан соң участок терапевты тәүге нәтиҗә чыгара. Әгәр аның нәтиҗәсе буенча хроник авыру яки йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булуга шик туган очракта, терапевт арытаба тикшеренүгә юллама бирә. Кемгәдәр лаборатория тикшерүләре, белгеч-табиблар белән киңәшләшү таләп ителүе ихтимал.

Читайте нас: