Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 ноябрь 2017, 12:38

Якты, кояшлы, матур — балалар поликлиникасында хәзер нәкъ шулай

Ата-аналар игътибар иткәндер: балалар поликлиникасының беренче каты үзгәрешләр кичергән.

Ата-аналар игътибар иткәндер: балалар поликлиникасының беренче каты үзгәрешләр кичергән.
Күптән түгел аны ачу тантанасы булды. Русия һәм Башкортстан биләмәләрендәге байтак медицина учреждениеләрендә «Ачык регистратура» проекты кысаларында ремонт эшләре башланды. Проект дәваланучылар белән ачык аралашу, уңайлылык тудыруны күз уңында тота. Элеккеге кебек кечкенә тәрәзә яки пыяла аша регистратура хезмәткәренә мөрәҗәгатеңне җиткермисең, ә күзгә-күз карап, соравыңны биреп, төгәл җавап алуга көйләнгән, башкача әйтсәк, авыру баланың табибка эләгү-күренү юлын кыскарту күз уңында тотыла.
Хәзер Октябрьский балалар поликлиникасында әти-әниләрне ишектән керү белән администратор каршы ала, әгәр поликлиникага беренче тапкыр мөрәҗәгать итүегез булса, йомышыгызны әйтеп, ул кайда һәм кемгә барырга кирәклеген аңлатачак. Әгәр инде төгәл нинди белгечкә барырга кирәклеген белсәгез, 3 регистратура өстәле сезнең карамакта. Шулай итеп, авыручыларга кайда, кемгә һәм кайчан килергә икәнен хәзер администратор аңлата һәм күрсәтә.
Көтеп торучыларга биредә уңайлы утыргычлар, чишенү урыны җиһазланган, ә иң нәниләрне төрү өчен махсус 2 өстәл бар. Иң ошаганы: стеналарның һәм җиһазларның ачык, матур төсләрдә булуы. Балалар куанып китә монда килеп кергәч. Октябрьский шәһәренең баш табибы Сергей Иванов дизайнерлар белән буяуларны сайлаганда, балалар булган җирдә «якты, кояшлы, матур» булсын дигән күзлектән чыгып эш итте. Ремонт эшләре хәйриячеләр ярдәме белән башкарылды. Изге эш булгангамы, барысы да заманча, сыйфатлы һәм тиз эшләнде.
Поликлиника мөдире Чулпан Рәис кызы Бакиева медицина хезмәткәрләре һәм ата-аналар исеменнән төзүчеләргә, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерә.

Читайте нас: