Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 октябрь 2017, 04:25

«Киләчәк хыялы» — Октябрьскийда!

Шәһәребезнең перинаталь үзәгенә эчке әгъзаларны тикшерүне тагы да югарырак дәрәҗәдә үткәрүгә мөмкинлек бирүче яңа УЗИ аппараты кайтарылган дигән хәбәрне алуга ук, анда юлландык. Медицина белгечләре безне тагын нинди яңалык белән шатландырыр икән?

Бала тудыру йортында хәбәрчеләрне УЗИ бүлеге мөдире Александр Казаков каршы алды. Ул аппаратның мөмкинлекләре турында бәян итте:
— Экспертлы класслы Voluson™E8 ультратавышлы системасын «киләчәк хыялы» дип атар идем. Бүген бу хыял, ниһаять, гамәлгә ашты. Системаны куллануда төп юнәлеш — акушерлык һәм гинекология өлкәсе. Заманча технологияләргә көйләнгән җайланманың мөмкинлекләре бик күп. Югары сыйфатлы сурәт карындагы баланың организмындагы тайпылышларны бар нечкәлекләренә кадәр күрсәтә. Аппарат тәүге атналардан ук яралгының эчке органнарын, шул исәптән йөрәк-кан системасын җентекләп тикшерергә булыша. Ул шулай ук башка өлкәләрдә дә кулланыла: кардиология, өске органнар (шул исәптән сөт бизләре), педиатрия, скелет-мускул системасы, баш сөяге, кан тамырлары. Мондый җайланма республиканың берничә дәваханәсендә генә бар, шәһәребездә бүгенге көндә ул бердәнбер-бер. Ил һәм дөнья тәҗрибәсенә килгәндә, Voluson™E8 алдынгы диагностикалау үзәкләрендә киң кулланыла.
— Система ярдәмендә кемнәргә тикшерү үтәргә мөмкин?
— Октябрьский халкына, шулай ук безнең участокка караган районнарга. Алар барысы алтау: Туймазы, Шаран, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Ярмәкәй.
Александр Витальевич финанслау мәсьәләсенә дә ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, система 9 млн сумнан ашу бәягә төшкән, бу акчалар тулысынча 1нче дәваханә исәбеннән бүленгән.
1нче дәваханәнең баш табиб урынбасары Людмила Василевская белән дә әңгәмәләшеп алдык.
— Соңгы елларда Октябрьскийның медицина өлкәсе күп үзгәрешләр кичерә. Хастаханәләргә яңа техника кайтарыла, объектлар төзекләндерелә, халыкка күрсәтелүче медицина ярдәменең сыйфаты югары булсын өчен уңайлы мохит тудырыла. Безнең үзәк тә дә шундый җайланмаларның берсе — Voluson™E8 системасы белән җиһазландырылды. Бу аппаратны күптән көттек, аның диагностикалау мөмкинлекләре искиткеч зур. Ул эчке әгъзаларны җентекләп тикшерергә һәм төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә. Бу үз чиратында хатын-кызларның да, сабыйларның да сәламәтлеге өчен бик мөһим, — ди Людмила Ивановна.
Ультратавышлы диагностикалау табибы Айрат Шакиров һәм югары категорияле табиб, акушер-гинеколог Фәйрүзә Газизованың яңа аппаратта эшләвен күрү форсаты да тиде.
... Экранда белгечләргә генә аңлашырдай сызымнар, ниндидер билгеләр. Табиблар кабул итүгә килгән авырлы хатын-кызларга һәр сурәт буенча аңлатма биреп тора: менә монысы йөрәк тибеше, бусы инде сабыйның йөзе, кул-аяклары. Могҗизага тиң күренеш: элек туачак сабыйның нинди җенестә булуын да кайчагында ачык билгеләп булмый иде, ә шушы заманча җайланма ярдәмендә аның йөз-кыяфәтен, күзләрен, танау-колакларын төсмерләргә һәм хәтта әтисенә яки әнисенә охшаганын фаразларга мөмкин! Игътибарлап карасаң, боларның һәммәсе экранда аермачык күренә икән бит. Яңа УЗИ аппараты шәһәребездә күрсәтелүче медицина ярдәмен тагы да югарырак баскычка күтәрер дип өметләнәбез. Карындагы сабыйның үсешен, аның организмындагы һәр үзгәрешне билгеләргә ярдәм итүче җайланма сәламәт балалар тууга, көтелмәгән хәлләрне кисәтүгә нигез булып тора.

Читайте нас: