

— «Сәламәтлек поездлары» — алты маршрут буенча йөри һәм Башкортстанның барлык муниципалитетларын колачлый. 1нче шәһәр хастаханәсе — Октябрьский маршруты өчен оештыру үзәге. Хәрәкәт графигы буенча тугыз районда (Туймазы, Бүздәк, Бакалы, Ярмәкәй, Бәләбәй, Бишбүләк, Миякә, Дәүләкән, Шаран) 71 торак пунктны колачлау планлаштырыла. Белгечләр тарафыннан көненә 170кә кадәр кабул итү каралган, — дип сөйләде шәһәр хастаханәсенең баш табибы Илдар Гәрәев.
Октябрьский маршруты составына күчмә флюорографлар, санлы маммографлар, сәламәтлек үзәге, фельдшер-акушерлык пунктлары керә. Анда кан алу һәм биохимик анализлар үткәрелә. Республика клиник хастаханәсенең диагностик модуле дүрт районны, Республика кардиология үзәгенең кардиомодуле ике районны йөреп чыгачак.
2025 елда Октябрьский маршруты буенча «Сәламәтлек поездлары» эше нәтиҗәләре буенча якынча 7000 авыл кешесе тикшерелгән, табиб-белгечләр 31 меңнән артык кабул итү үткәргән. 2859 беренчел авыру очрагы ачыкланган, авырулар килеп чыгу куркынычының 4922 очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта күчмә медицина комплекслары Бүздәк районында эшли, 16 июньнән Бакалы районына күчәләр. Гомумән, «Сәламәтлек поездлары» төбәк буенча 11 сентябрьгә кадәр йөриячәк.
Баш табиб билгеләп үткәнчә, «Сәламәтлек поездлары» ерак торак пунктларда сыйфатлы медицина ярдәменең үтемлелеген тәэмин итү өчен эшли. Чөнки андагы пациентларга район һәм республика хастаханәләренә барып җитү кыен. Шәһәрдә исә «Сәламәтлек поездларына» ихтыяҗ юк.
Фото: 1нче шәһәр хастаханәсе