

Акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог, хирург, кардиолог, невролог, офтальмолог, психиатр, травматолог-ортопед, ашыгыч ярдәм табиблары, стоматологлар һәм башка белгечләр республиканың кече шәһәрләрендә эшләп, ике млн сум күләмендә түләү ала алачак. Программа гамәлдә булган шәһәрләр арасында — Октябрьский һәм Туймазы.
Программада вуз тәмамлаганнан соң беренче тапкыр эшкә урнашучы белгечләр һәм Башкортостанның башка төбәкләреннән килгән табиблар катнаша ала. Килешү буенча эшләү вакыты ким дигәндә биш ел тәшкил итә. Түләү ике елга бүленәчәк — ел саен 1 млн сум.
Яңа программа быелдан үз көченә керде, бу турыда Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Мондый чара яшь белгечләрне медицинага җәлеп итү мөмкинлеге Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән мөмкин булды.