+11 °С
Облачно


Башгидрометцентр мәгълүматлары буенча, җомга, 10 апрельдә, республика буенча яңгырлар көтелә, көндез аерым районнарда алар көчле булачак, җилнең тизлеге 17-22 м/с ка кадәр җитәчәк.
Һава температурасы көндез +5 тән +10° ка кадәр түбәнәячәк.
Начар һава шартлары белән бәйле рәвештә, мөмкин булса, өйдә калырга киңәш ителә, ә урамга чыкканда — аеруча сак булырга: агачлар, реклама конструкцияләре һәм электр тапшыру линияләре янында тормаска, шулай ук юлларда сак булырга кирәк.