Алинә Әсәт кызы кешеләр сәламәтлеген кайгырту, тормышын игелекле һөнәргә багышлау нияте белән Бәләбәй медицина көллиятенә укырга керә. 2005 елда дипломлы яшь белгеч хезмәт юлын Себер якларында массаж буенча шәфкать туташы булып башлый. Әмма тиз аңлый, ул операция бүлекчәсендә хезмәт куярга тиеш.
Шушы теләген Алинә Латыйпова Уфада яши башлагач тормышка ашыра. Берничә ел башкаланың 21нче хастаханәсе операция бүлекчәсендә, аннан соң БДМУ клиникасында республиканың билгеле хирург‑профессорлары кул астында хезмәт тәҗрибәсе туплый.
2014 елда ул гаиләсе белән Октябрьскийга күчеп килә һәм 2нче операция бүлекчәсенә эшкә урнаша. Җаваплылыгын, оештыру сәләтен исәпкә алып, аны өлкән операция шәфкать туташы итеп күчерәләр. Бу вазыйфа аңардан эшне оештыруны, исәп‑хисап медицина документациясен алып баруны, кадрлар, урта һәм кече медицина персоналы белән эшләүне таләп итә. Үзенә йөкләнгән бурычларны Алинә ханым намуслы һәм төгәл башкара, шулай ук төрле һөнәри конференцияләрдә һәм конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Моның өстенә йогышлы авырулар подсекторы рәисе булып тора, ай саен сектор әгъзалары белән хастаханәнең инфекцион хәвефсезлек бүлекчәләрен тикшерүдә катнаша. Авыр пандемия чорында Алинә Латыйпова беренчеләрдән булып кызыл зонага керә, ковид‑госпиталь ачуны оештыруда булыша. Шәһәр хастаханәсеннән тыш, кан тамырлары үзәгендә дә хезмәт куя.
‑ Операция шәфкать туташы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? ‑ дип кызыксынам гәзитебез кунагыннан.
‑ Һөнәрем үзенчәлекле күнекмәләр, нык һәм сабыр психика таләп итә. Төрле хәлләр була, гел генә операция вакытын алдан белә алмыйбыз, планнан тыш, ашыгычлары да була. Югалып калмыйча, без һәрвакыт әзер торырга тиеш. Операция бүлмәсендә бер команда булып эшләргә, хирургны күз карашыннан һәм ишарәсеннән аңларга кирәк. Табиб кулын суза, ә син аңа нәрсә бирергә кирәклеген белеп торасың.
‑ Хезмәт практикасында хәтерегездә уелып калган очраклар да бардыр...
‑ Кызыклы хәлләр күп булды инде ул. Мәсәлән, Уфада эшләгәндә күпсанлы кисталар нәтиҗәсендә зураеп, берничә килограммга җиткән бөерне алып ташларга туры килде. Ул операцияне хирурглар һәм урологлар бригадасы берничә сәгать дәвамында башкарды. Тагын бер очрак ‑ сидек куыгына операция ясаганда йөрәк формасында зур ташны тартып чыгардык.
‑ Тыгыз һәм киеренке эш графигыннан соң ничек ял итәсез?
‑ Кыш көне чаңгыда, җәен велосипедта йөрим, саф һавада булырга яратам.
Әйтергә кирәк, әңгәмәдәшемнең намуслы һәм тырыш хезмәте, һөнәрманлыгы югары бәяләнә. Ул «Операция эше» белгечлеге буенча югары квалификация категория иясе. Октябрьский хастаханәсенең, шәһәр хакимиятенең мактау кәгазьләре, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Үз эшенең чын остасы булуы өстенә ул гаиләсендә сөекле ана, уңган хуҗабикә, әнисен, туганнарын кайгыртып яши. Улы Әмир, укудан тыш, өстәл теннисы белән шөгыльләнә, үсмерләр арасында өченче разрядка ия. Ярышлардагы уңышы белән әнисен сөендерә.
«Алинә Әсәт кызы ныклы социаль‑гражданлык позицияле, энергияле кеше. Хезмәттәшләре арасында гына түгел, шәфкать туташлары советы әгъзалары арасында да абруй казанды», ‑ дип язылган гәзитебез кунагы турында хастаханәнең социаль челтәрләрендә.
‑ Эшем никадәр авыр булса да, һөнәремне бик яратам. Шуңа көннәрем үткәне сизелми дә. Коллективта тату булып, бер максатта эшлибез - кешеләрне сихәтләндерү - башкарган хезмәтебезгә зур бәя.