-12 °С
Кар
Вәгъдәләр күп булды, 200 дән артык. Гаиләләре, спорт клублары, дуслары һәм ялгызы гына йөгерде шәһәрдәшләр. Күпләр беренче ел гына йөгерми, кемдер беренче тапкыр килде. Һәркемнең вәгъдәләре төрлечә, ә кәеф бер үк дәрәҗәдә күтәренке.
Старт алдыннан КАМЕЛОТ триатлон мәктәбе җиңел разминка уздырды. Чыршы янында әйлән-бәйлән әйләнделәр, истәлеккә уртак фото төштеләр. Быел Дистанция 2026 метр тәшкил итте һәм Ю.Гагарин паркында сәламәтлек сукмагы буйлап узды.
Финишта барлык катнашучыларны додо пиццадан призлар уйнату көтте, балаларга Кыш Бабайдан татлы бүләкләр эләкте.
Елның беренче көнен фикердәшләр компаниясендә йөгерүдән башлау - уңышлы ел вәгъдә итә!