1нче шәһәр хастаханәсенең балалар поликлиникасына, 6 айдан 18 яшькә кадәрге сабыйларны вакцинацияләү өчен, 5 710 доза «Утрикс Квадри» вакцинасы кайткан.
Вакцинация өчен балалар поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адрес: Ак. Королев урамы, 2нче йорт, 314 кабинет.
Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләреннән җибәрелгән балалар рәсмиләштерелгән юллама һәм прививкага ризалык белән килә.
Калган яшь төркемнәре өчен рәсмиләштерү турыдан‑туры 314 кабинетта фельдшер тарафыннан башкарыла. Балалар бакчасына йөрми торган нарасыйлар өчен вакцинациягә юлламаны прописка буенча участок табиб‑педиатры бирә.
1нче шәһәр хастаханәсенең 2 санлы поликлиникасы, йөклелекнең 2‑3 триместрындагы хатын‑кызларны вакцинацияләү өчен, «Утрикс Квадри» вакцинасының 340 дозасы белән тәэмин ителгән.
Гриппка каршы прививка ясату өчен хатын‑кызлар консультациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адрес: 34 микрорайон, 6/1 йорт, 2нче поликлиника, 2 кат.
‑Вакцинация ‑ул сезнең гаилә сәламәтлеген саклауның куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы. Грипп сезонына аяк басканчы вакцинацияне планлаштырырга онытмагыз, ‑дип киңәш итә 1нче шәһәр хастаханәсе табиблары.