Чәчәк яны яфраклары белән бергә юкә чәчәге тәнгә дәва, җанга шифа бирә. Аларда эфир мае, каротин, аскорбин кислотасы һәм башкалар саклана.
Юкә чәчәкләрен салкын тигәндә куллансаң, ул бик яхшы тирләтә. Моның өчен бер стакан кайнаган суга вак итеп туралган бер аш кашыгы чәчәк исәбеннән төнәтмә ясыйлар, 20 минуттан инде аны эчәргә ярый
Юкә чәчәге төнәтмәләре һәм кайнатмалары микробларга, ялкынсынуга каршы һәм йомшарткыч үзлекләргә ия. Еш кына аларны югары сулыш органнары кискен авыртканда, кискен бронхиттан, бөер һәм йогышлы авырулардан балаларга бирәләр.
Халык медицинасында юкәнең кайнатмасы яки төнәтмәсе шулай ук авыртуны басучы һәм тынычландыручы чара буларак та билгеле. Аларны нервлар ярсыганда, көзән җыерганда, күкрәктә, эчтә авыртулар булганда, шулай ук йокысызлыктан интеккәндә кулланалар.
Косметологлар бит тиресен йомшарту һәм аңа нәфислек бирү өчен, җәй көннәрендә юкә чәчәге төнәтмәсе кушылган су белән юарга киңәш итәләр.
Юкә чәчәген кайчан жыялар?
Юкә чәчәкләрен тулы чәчәк җибәргәндә июнь ахырында — июль башында җыялар. Юкә бары тик 10 15 көн генә чәчәк ата, шуңа күрә чәчәкләрне җыярга өлгереп калырга кирәк. Чималны, чиста җәймәгә юка гына итеп таратып, күләгәдә киптерәләр. Аны артык киптерергә ярамый, чөнки чәчәкләренең коелуы ихтимал. Коры чималны ике ел сакларга мөмкин.
Чыганак: https://tat.nur.tatar/yuke chechege faydasy