Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм балалар травматизмын профилактикалау үзәге «Игътибар – балалар» акциясе һәм «Рульдә йөрмә, малай» социаль кампаниясе кысаларында нефть һәм коммуналь-төзелеш көллияте студентлары белән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Алар транспорт белән идарә итү хокугы булмаган очракта машина йөртү ярамавын ассызыкладырлар.
Чара барышында студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләренә буйсынуның мөһимлеген, кагыйдәләрне үтәмәгәндә нинди нәтиҗәләр булырга мөмкинлеген белде. Очрашу виртуаль чынбарлык күзлекләре аша автомобиль белән идарә итү сәләтен тикшерү белән тәмамланды. Әлеге күзлек кеше исерек вакытта машина йөртү белән бәйле хәвеф-хәтәрне күрергә генә түгел, шулай ук тоярга да мөмкинлек бирде. Бу дәресләрне тагын да истә калырлык итте. Мондый форматта аралашу студентларга водительләрнең җаваплылыгын яхшырак аңларга һәм идарә итү хокукын алу, йөртү күнекмәләрен булдыруның мөһимлеген төшендерә.
бу техниканың алкогольле опьянения эффектын тудыруы студентлар Алина Наширванова, Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте хәвефселеген пропагандалау бүлеге инспекторы га хокук бозулар