-11 °С
Болытлы
Сталинград сугышында җиңүнең 82 еллыгы уңаеннан Октябрьский нефть көллиятенең 2нче тулай торагы студентлары өчен Үзәк шәһәр китапханәсендә "Сталинградның мәңгелек уты" хроникасы сәгате узды. Сталинград сугышы - Бөек Ватан сугышының борылыш һәм хәлиткеч сугышы, анда совет гаскәрләре зур җиңү яулады. Тарихны белергә, хөрмәт итәргә кирәк!
Моны "Сталинград сугышы" тарихи викторинасында актив катнашкан студентлар раслады. Сталинградны саклаучыларга һәм сталинградлыларга якты хәтер!