Безнең шәһәрдә
3 Июня , 12:01

Октябрьский элек һәм хәзер

Без Октябрьскийга 1958 елны килеп урнаш­тык. Тормыш иптәшем Ирек Сабиров 5нче төзелеш‑монтажлау идарәсенә водитель булып эшкә керде. Соңыннан ТНСта­ эшләде. Кайда төзелеш бара, шунда материаллар, башка кирәк‑яраклар ташыды.  

Октябрьский элек һәм хәзерОктябрьский элек һәм хәзер
Октябрьский элек һәм хәзер

Ул чорда хатын‑кызга эш табу авыррак иде. 1960 елда тегү фабрикасында яңа цех ачылгач, шунда эшли башладым. Яңа белгечлегем буенча белем һәм күнекмәләр үзләштереп, разрядымны арттырдым, тегүчедән мастер дәрәҗәсенә күтәрелдем. Эшләгән вакытта озак еллар хәрби заказлар үтәп, офицерлар һәм солдатларны киендердек.

Тормыш иптәшем белән Восточный бистәсендәге барактан бер бүлмә алып, 13 ел шунда яшәдек. Биредә 12 барак, клуб, кибет бар иде. 1970нче елларда баракларны сүтеп, халыкны шәһәр фатирларына күчерә башладылар. Безне Чапаев урамындагы иске йортка урнаштырдылар. Анда сигез елдан артык яшәгәч, бөтен уңайлыклары булган «хрущевка» бирделәр.

Әйткәндәй, ул елларда­ шә­һәрдә бер‑ике катлы сәмән­нән салынган йортлар һәм бараклар бар иде. Аларны Идел буеннан килгән немец һәм әрмәннәр урман кисеп, таш чыгарып төзегән, дип сөйләгәннәре хәтердә.

Без Октябрьскийга килгән елларда Девон урамында ке­ше­ләр үз йортлары белән яшиләр иде. Бер ягында агачтан салынган бәләкәй автовокзал торды. Хәзер анда институт. 1970 елда, каршы якта, «Солдат уйлары» һәйкәлен ачтылар.

Элеккеге универмаг урынында ашханә, артында агач клуб урнашкан иде. Йортлар таштан салына башлагач, бу ике бинаны яндырдылар. Горький урамы «таш урам», дип аталды.

1950‑1960нчы елларда шәһәрдә үзгәрешләр күп булды. Техниклар йорты, Төзүчеләр клубы, Ык күпере, мәктәп һәм балалар бакчалары, «Фонтан» кинотеатры, хакимият йорты, Ленин һәйкәле, бала тудыру йорты, «Медсанчасть» хастаханә шәһәрчеге — зур җәмәгать объектлары төзелде. Ленин проспекты ул вакытта Сталин исемен йөртә иде.

1970нче елларның ахырында 25‑35нче бистәләр барлыкка килде. Завод‑фабрикаларда яңа корпуслар­ ачылды, эш урыннары кү­бәй­­де. Ул елларда үзешчән сәнгать тә бик алга китте. Предприятие‑оешмалар арасында зурлап бәйге‑ярышлар оештыру күркәм гадәт иде.

3500 хезмәткәре булган тегү фабрикасы гел алдынгылар рәтендә булды. Бер елны комсомол путевкасы белән фабрикага вьетнамнар эшкә килде. Унике кызны минем бригадага урнаштырдылар. Өч ел бездә эшләгән вакыт эчендә алар татарча сөйләшергә өйрәнде. «Тала‑тала», хәтта «Кара ур­ман»ны да суза башладылар.­ Безнең җыр‑моңнарны үзлә­ренекенә охшатып, якын иткәннәр, күрәсең.

1960‑1970нче елларда­ Октябрьскийда театр сән­гате зур үсеш алды. Режис­сер Шамил Мәхмүтов җитәк­челегендә халык театры Мәс­кәү сәхнәсендә чыгыш тотып, Бөтенсөюз лауреаты булып танылды.

1977 елда шәһәрдә татар‑башкорт иҗтимагый үзәге оештырылды. Аның җитәкчесе итеп Марсель Гарипов сайланды.

1989‑1995 елларда шәһәр бик күп үзгәрешләр кичерде. «Орфей» кинотеатры, Төрекмән мәчете, чиркәү төзелде, мәдрәсә ачылды. Бу чорда нефть техникумына көллият исеме бирелде, Пионерлар йорты Балалар һәм үсмерләр иҗаты йорты, дип йөртелә башлады.

Шушы вакыт коммунизм бетерелеп, капитализмга күчү белән истә калган. Кызганычка, шәһәрдә завод‑фабриклар ябылып, эшсезлек артты. Халыкка бирелгән орден‑медальләрнең, дәрә­җәле исемнәрнең кыйм­мәте юкка чыкты. Шулай да без күңелебезне төшермәдек, тормыш алга таба дәвам итте, теләгән кешегә эше дә табылды.

Октябрьский бүгенге көн­дә күп юнәлешләр буенча алдынгылар рәтендә. Шәһәр безнең күз алдында үсә, елдан‑ел үзгәрә, матурлана. Парк‑скверлар, урамнар, йорт аллары төзекләндерелә. Октябрьскийга «Алтын шәһәр» дигән исем дә бирелде. Шәхсән үзем аны «Дуслык шәһәре» дип атар идем, чөнки бездә ничәмә төрле милләт вәкилләре дустанә мөнәсәбәттә яши. Октябрьский юбилее уңаеннан теләкләрем шул: дөньялар тыныч булсын, сабыйлар бәхетле, мул тормышта үссен, аналарның күз яше шатлыктан гына булсын!

Күп милләтле шәһәркәем,

Яшәгән җирем минем.

Шатланып бәйрәм

       итәрбез

Йөз яшеңне дә синең.

Рәзинә САБИРОВА, Башкортстанның ­атказанган мәдәният хезмәткәре

 

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас