Туган як
+16 °С
Болытлы
МАКС
Безнең шәһәрдә
1 июнь , 12:14

Күршеләр иң якын кешеләр

Кортунов урамы, 4нче йорт ишегалдында биредә яшәүчеләрнең активлыгы һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә, Күршеләр көне уңаеннан, зур ишегалды бәйрәме оештырылды. Чараны быел «Бердәм Русия» партиясенең Октябрьский шәһәре җирле бүлекчәсе үткәрде.

Күршеләр иң якын кешеләрКүршеләр иң якын кешеләр
Күршеләр иң якын кешеләр

Бәйрәм кичендә ишегалдына олылар да, бала-чага да җыелды. Көннең матур булуы, күңелле музыка һәм уен-көлке биредә яшәүчеләрне тагын да якынайтты. Шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең дәртле чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде, ә балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Нәни кунаклар рәхәтләнеп уйнады, биеде, ә өлкәннәр исә җылы аралашу мохитендә ял итте.

Чараның мәртәбәле кунаклары бәйрәмгә тагын да зуррак әһәмият өстәде, Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Алексей Шмелев, шәһәр Советы депутаты, җирле бүлекчә башкарма секретаре Дарья Попова, шулай ук партия әгъзасы Руслан Мифтахов килде. Алар ишегалды халкын бәйрәм белән котлап, актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.

— Безнең ишегалды — иң активлардан. Күршеләр көнендә бергәләп бәйрәм итү — ул безнең татулыкның ачык мисалы. Мондый чаралар күршеләр арасындагы дуслыкны ныгыта, — дип билгеләп үтте йорт комитеты рәисе Екатерина Булай.

Бу көн йортта яшәүчеләр хәтерендә озак сакланыр. Бәйрәм барышында яңгыраган көлү тавышлары, балаларның шат авазлары һәм бер-берсенең хәл-әхвәлен белешкән күршеләрнең ихлас аралашуы — болар барысы да Октябрьскийда күршеләрчә ярдәмләшеп яшәүнең матур үрнәге булып тора. Бәйрәм ахырында барлык кунаклар да кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды, ә бәйрәм рухы әле озак вакытка күңелләрдә калды.

Күршеләр иң якын кешеләр
Күршеләр иң якын кешеләр
Күршеләр иң якын кешеләр
Күршеләр иң якын кешеләр
Күршеләр иң якын кешеләр
Күршеләр иң якын кешеләр
Күршеләр иң якын кешеләр
Күршеләр иң якын кешеләр
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас