

Гасырлар буена бу бәйрәм кешеләрне якынайта, җәмгыятьтә игелек һәм шәфкатьлелек идеалларын ныгыта, дини йолалар һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли.
Октябрьскийда төрле дин һәм милләт вәкилләре тату һәм килешеп яши. Шәһәребез мөселманнары мәдәни һәм хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Бердәмлектә һәм бергәлектә — безнең көчебез һәм барлык изге эшләребезнең уңыш нигезе.
Кадерле октябрьскийлылар!
Бу якты бәйрәмдә сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, барлык изге эшләрегездә уңышлар телим! Корбан бәйрәме йортларыгызга шатлык һәм нур, ә йөрәкләрегезгә мәхәббәт һәм шәфкатьлелек алып килсен!
Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский.