Туган як
+20 °С
Облачно
МАКС

Кем соң ул Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин?

Нарыш бистәсе мәчетендә бүген узган чарада бу сорауга җавапны табарга мөмкин булды.  

Кем соң ул Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин?Кем соң ул Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин?
Кем соң ул Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин?

Ул шәһәр күләмендә генә узып калмады. Икенче Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укуларында, Октябрьский һәм Уфа вәкилләреннән тыш, Казан һәм Самарадан килгән кунаклар да катнашты.

Әлеге укуларның модераторы – «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире урынбасары Ленар Гобәйдуллин кереш сүзендә билгеләп узганча, Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин – совет чоры имамы. Һәм алар бүгенге көндә эшләүче дин әһелләреннән берникадәр аерылып торган. Дөресрәге алар хезмәт куйган шартлар. Чөнки алар бөтенләй башка булган. Һәм менә шундый катлаулы шартларда имам-муллалар, шул исәптән Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин да үзенең кыйбласын җуймаган. Дингә булган тирән хөрмәтен саклап калган. Рәсми тыюлар булуга карамастан, алар үзләренең мәхәллә халкына, дин-кардәшләренә дин тарату белән шөгыльләнгән. Нинди ысуллар аша? Кулдан дәфтәр-китаплар язганнар. Үз йортларында яки башка аулак урыннарда яшерен рәвештә дин сабагы биргәннәр. Зиратларда җомга намазларын укуны оештырганнар...

Бүгенге көнгәчә дин сакланып килеп җитеп, яңа мәчетләр үз ишекләрен ача, шәкертләр гыйлем ала торган мәдрәсәләр эшли, мулларга карата халыкта хөрмәт бар икән, монда совет чорында динне саклап калган әби-бабаларыбызның, шул исәптән Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның да өлеше зур.

Икенче Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укуларында чыгыш тотучылар шактый булды. Нотыкларда сүз зыялы якташыбызның халыкка күрсәткән олуг хезмәтенең тирән бәясе, гомумән татар дини мирасы турында барды. Бу хакта тулырак язманы «Туган як» гәзите битләрендә укырга мөмкин булачак.

Кем соң ул Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин?
Кем соң ул Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин?
Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас