Октябрьский шәһәр суды хөкем карары чыгарды

Башкортстанның Октябрьский шәһәр суды өч яшь кешегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Аларны кеше урлауда һәм акча таләп итүдә, алдан сүз куешып, көч кулланып һәм янап, төркем белән кылынган җинаятьләрдә гаепле дип таныдылар.

Октябрьский шәһәр суды хөкем карары чыгардыОктябрьский шәһәр суды хөкем карары чыгарды
Октябрьский шәһәр суды хөкем карары чыгарды

Суд ачыклаганча, 2024 елның ноябрендә гаепләнүчеләр зыян күрүченең күрсәткән хезмәтләреннән канәгать булмыйча, аңардан 69 мең сум акча кайтаруны таләп итәләр. Баш тарткач, алар корал, наручниклар һәм видеога төшерү җайланмалары әзерлиләр, аннары тагын берничә кеше белән берләшеп, зыян күрүчене машинага көчләп утыртып, аулак урынга алып китәләр.

Биредә, пистолет белән янап һәм физик көч кулланып, гаепләнүчеләр акча таләп итәләр һәм 13 600 сумлык кәрәзле телефонны тартып алалар. Куркыту өчен алар страйкбол автоматыннан берничә тапкыр аталар, ә аннары зыян күрүчене бита белән кыйныйлар. Нәтиҗәдә ир-ат качып котыла.

Җинаять нәтиҗәсендә зыян күрүченең милкенә 13 600 сумлык зыян килә, башы, куллары һәм аяклары күп тапкыр бәрелүдән, муены, уң як калак сөяге, кул-аяклары сыдырылудан, ботларында гематомалар барлыкка килә.

Судта гаепләнүчеләр үз гаепләрен өлешчә таный. Суд аларны гаепле дип таба һәм катнашу дәрәҗәсенә карап, 5 ел 8 айдан алып 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Октябрьский шәһәр суды хөкем карары чыгарды
Октябрьский шәһәр суды хөкем карары чыгарды
Октябрьский шәһәр суды хөкем карары чыгарды
Октябрьский шәһәр суды хөкем карары чыгарды
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас