+15 °С
Облачно
Сигез теркәлгән җинаятьнең дүртесе инде ачылган, дүртесе буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
Җәрәхәтләр салу белән бәйле бер очрак теркәлгән, гаепле кеше ачыкланган, эш ябылган.
Дүрт урлашу булган. Аларның икесе буенча шиклеләр тоткарланган, калган икесе буенча тикшерү бара.
Бер автомобиль урланган. Машина табылган, җинаять эше ачылган.
Мошенниклык турында ике гариза кергән. Гомуми зыян якынча 30 мең сум тәшкил итә. Бу фактлар буенча тикшерү үткәрелә.
Шәһәрдә авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Бу чорда хастаханәгә полициядә теркәлгән вакыйгаларга бәйле рәвештә 15 кеше мөрәҗәгать иткән.