

«Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы буенча шәһәрдә берничә объект төзекләндерелә. Шуларның берсе — Губкин исемендәге сквер.
Биредә төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Иске плитәләр һәм бордюрлар инде сүтеп алынган. Һәйкәлне урнаштыру өчен яңа, ышанычлы нигез әзерләнгән. Без барганда, дистәгә якын кеше брусчатка өчен аслык әзерли, яңа бордюрлар урнаштыра, кайберләре электр яктырткычлары өчен тимерчыбык суза иде. Эшчеләрнең күңелле ыгы‑зыгысы, техника тавышы — барысы да скверның тиздән яңа сулыш алачагын искәртә.
Булачак ял урынының проекты чыннан да сокландыргыч. Паспорт буенча, скверда ап‑ак плитка түшәлгән җәяүлеләр юлы, уртада — чәчәк клумбасы, ян якларда — утыргычлар. Алга таба скверда урам сәгате урнаштырылачак, ә Губкин бюсты үз урынына кайтарылачак. Шулай ук, әлегә каплап куелган фонтан да шәһәр халкын сөендереп, эшләп торыр дип көтелә.
Әлеге үзгәрешләргә карата шәһәрдәшләрнең фикерләрен дә белдек.
«Элек Губкин истәлегенә куелган бюстның плитәләре купкан иде. Яңарту эшләреннән соң күзгә күренеп матурланыр, яңа сулыш керер дип көтәм. Балалар белән йөрергә, эскәмиядә утырып ял итәргә менә дигән урын булыр», — дип сөенә биредә яшәүче Гөлнара ханым.
«Шәһәр үзәгендә шундый ял урыны булдыру — бик кирәкле эш», — дип өстәде пенсионер Рәшит абый.
Губкин исемендәге сквер тиздән шәһәрнең иң матур һәм яраткан ял урыннарының берсенә әверелер. Биредә гаиләләр, балалар, өлкәннәр үзләренә ямь табар, ял итәр, аралашыр. Бу — «Уңайлы шәһәр мохите» программасының уңышлы гамәлгә ашуының ачык мисалы.