Безнең шәһәрдә
24 Апреля , 06:43

Тарихны кешеләр иҗат итә

Моннан сиксән ел элек Октябрьскийны торгызган, еллар дәвамында аның үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхесләрнең күбесе безнең арада юк инде, кызганычка. Әмма аларның тырыш куллары белән башкарылган эшләр бүген дә тормышның һәр юнәлешендә ныклы нигез булып тора.

Тарихны кешеләр иҗат итәТарихны кешеләр иҗат итә
Тарихны кешеләр иҗат итә


Шәһәр хакимиятенең архив бүлегендә саклана торган кадерле ядкәрләргә сәяхәтебезне дәвам итәбез.
1969 ел. Түбән вольтлы электр аппаратурасы заводы. 1нче цех. Беренче сурәттә бригадир Г. Татар җитәкчелегендәге коммунистик хезмәт бригадасы әгъзалары — электр монтажчылар Ю. Тихонов, А. Можайко. З. Хәнәфиев, М. Лабанов, Б. Клещин Ульяновск җылылык электр станциясе өчен махсус заказ — идарә шкафлары өчен блоклар җыялар.
1970 ел. «Башзападнефтеразведка» тресты. Икенче сурәттә — НИПБР рационализаторларының иҗади төркеме. Сулдан уңга: баш технолог урынбасары Ш. Әсәдуллин, сынау төркеме инженеры В. Немтинов, баш технолог техника фәннәре кандидаты З. Шахмаев, сынау төркеме өлкән инженеры В. Дзема. Алар тарафыннан 1969 елда икътисадый нәтиҗәсе 100 мең сумга якын булган биш тәкъдим эшләнә һәм җитештерү тармагына кертелә. Моннан тыш, дүрт тәкъдим СССРның Уйлап табулар һәм ачышлар комитетына, авторлык таныклыгы алу өчен, җибәрелә.
1970 ел. Өченче сурәттә: 8нче мәктәп директоры Виктор Зотов — укучылар арасында. Бөек Ватан сугышы ветераны Кызыл Йолдыз, I, II һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә. Совет армиясенә ул 1942 елның декабрендә чакырыла. 47нче гвардия укчылар полкының миномет ротасы расчеты командиры гвардия сержанты Зотов 1944 елның 6 апрелендә Молдавиянең Слободзея авылы янындагы сугышта 12 гитлерчыны, сугыш кирәк‑ярагын төягән ике йөкне юк итә... БАССРның атказанган укытучысы Виктор Никифорович Октябрьскийда 17нче техник училище директоры ярдәмчесе, 6, 8, 16нчы мәктәпләрдә директор булып эшли.
1970 ел. Дүртенче сурәттә дә яшь буынны тәрбияләгән шәхес Анна Иванова. 6нчы мәктәптә хезмәт куйган Анна Петровна кул астында үскән һәм белем алган октябрьскийлылар бер генә буын түгелдер...
Кадерле укучыларыбыз, үзегезнең беренче тәрбиячеләрегез, хезмәттәшләрегез, остазларыгыз турында безгә дә сөйләгез, хатирәләрегез белән уртаклашыгыз! Октябрьскийның 80 еллыгын яңа истәлекләр белән тагын да тулыландыруга үз өлешегезне кертегез! Шул рәвешле генә без киләсе буыннарга кыйммәтле мирас калдыра алачакбыз.

Илмира ГАЛИЕВА

Тарихны кешеләр иҗат итә
Тарихны кешеләр иҗат итә
Тарихны кешеләр иҗат итә
Тарихны кешеләр иҗат итә
Автор:
Читайте нас